Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басуда һәр сәгать кадерле...

Узган ялларда Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгының Екатериновкадагы бүлеге басуларына беренче чәчү агрегатлары чыкты.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Чәчүгә керешкәнчегә кадәр Александр Сигов, Юрий Мулинов һәм Раил Зиннәтуллин составындагы звено 565 гектардагы көзге культуралар басуын минераль ашламалар белән тукландыруны тәмамлаган. Шунысын әйтергә кирәк, узган елдагы кебек, уҗымнар әйбәт кышлаган, инде матур гына күтәрелеп киләләр. Өстәмә “сый” аларның үсешенә уңай йогынты ясамый калмас. Басулар кар катламыннан әле күтән түгел генә арынса да, көннең җилле һәм кояшлы торуы туфрактагы дым запасын сизелерлек киметә. Моңа юл куймас өчен механизаторлар Михаил Дербенев белән Алмаз Гайнетдинов Т-150 һәм МТЗ-1221 тракторларында туфракны культивацияли, алар артыннан ук диярлек басуга чәчү агрегаты керә. 

– Кыр эшләрен оештыру белән бәйле бөтен мәсьәләләр алдан хәл ителгән, – ди бүлек идарәчесе Илшат Гайнетдинов. – Техниканың әзерлеге начар түгел, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар җитәрлек, механизаторларны көненә ике тапкыр бушлай ашаталар...

Бер сүз белән әйткәндә, алда торган эшләрне озакка сузмыйча үтәп чыгу өчен хуҗалыкта  тиешле шартларның барысы да тудырылган. Быелгы язда хуҗалык механизаторлары алдында 2500 гектарда бөртекле культуралар чәчү бурычы тора. Моңа кадәр сынатмаганны, быел да сер бирмәсләр, дип әйтергә тулы нигез бар. Хуҗалыкта бу эшне уңганнарның да уңганнарына гына йөклиләр бит. Биредә мондыйлар аз түгел. Мисалга райондагы танылган механизаторларның берсе Айрат Яруллинны гына алыйк. Барысына да өлгерә: МТЗ-1221 тракторында игеннәр чәчә, соңыннан комбайнга күчеп утырып, үскән ашлыкны җыеп ала.

– Басуда ничәнче язымны каршылавымны да төгәл генә хәтерләмим, – ди ул. – Еллар дәвамында барысына да күнегелгән. Быел да тапшырылган эшне озакка сузмыйча башкарып чыгу өчен тырышачакбыз...

Үз сүзендә тора торган, булдыклы механизатор ул. Бер көндә генә дә өч чәчкечле СЗ-3,6 агрегаты белән 50 гектарда эш башкарырга өлгерә. Чәчүчеләр итеп Раиф Вәлиев, Марат Җәләев, Владимир Талалаев, Рудольф Илюшин кебек өлгер, эш җаен белән торган егетләрне алган. Чәчүлек орлык белән минераль ашламаларны басуга КамАЗ автомашиналарында Сергей Крайнов белән Илдар Мингәрәев ташып тора.

Хуҗалыкта тулы көчкә көнбагыш чәчүгә дә керешкәннәр. Быел әлеге кыйммәтле культураны 500 гектарда үстерүне планлаштыралар.

Башка хуҗалыклардагы кебек үк, Екатериновка механизаторларының да мәшәкатьләре аз түгел. Һәр сәгатьнең кадерен белеп, техникадан оста һәм нәтиҗәле файдаланып эшли алар язгы басуда. Сынатырга ярамый, чөнки бүген киләсе уңышка ышанычлы нигез салына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев