Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Баскетболчы өметне аклый

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең яшь спортчысы Роман Кузнецов беренче тапкыр баскетбол буенча мәртәбәле халыкара турнирда катнашты. Бәйгедә Россиянең танылу алган яшүсмер командалары көч сынашты.

Олег ПАХОМОВ
Баскетбол буенча СССРның спорт мастеры Владимир Ловченконың истәлегенә багышланган турнир Казанда ел саен уздырыла. Быелгы турнир безнең өчен аеруча да әһәмиятле. Ни өчен дигәндә, мәйданчыкка Вахитов районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе составында тренер Юрий Кузнецовның шәкерте чыкты.
Ярышларда Россиядә иң көчлеләрдән саналган Мәскәү өлкәсенең "Химки", Пермьның "Урал-Грейт", Самараның "Автодор", Казанның "УНИКС" кебек спорт клубларыннан 2006 елда туган яшь спортчылар, Воронеж, Пермь краеның Соликамск шәһәре, Чабаксардан һәм башка төбәкләрдән килгән баскетболчылар - яшүсмерләр һәм кызлардан төзелгән унсигез команда катнашты. Кызганыч, финанс кыенлыклары аркасында турнирга Белоруссия һәм Казахстан командалары килә алмаган.
Җиңүчеләрне һәм призерларны "А" һәм "Б" төркемнәренә бүлеп ачыкладылар. Казанның Вахитов районы өчен чыгыш ясаган команда "Химки"га, УНИКСның "Юниор-2", "Самара" һәм "Воронеж" баскетболчыларына каршы уйнады. Шунысын әйтергә кирәк, барлык дүрт уенда да безнең спортчы үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, көндәшләре кәрҗиненә бик күп туп кертүгә иреште. Аеруча "УНИКС"ның икенче яшүсмерләр командасы белән барган уен мавыктыргыч булды. Уенның төп вакыты уртак нәтиҗәгә тәмамланды, җиңүчеләрне беренче овертаймда да ачыклый алмадылар. Кызганыч, уен азагында инде Роман үз командасына берничек тә ярдәм итә алмады, чөнки биш фол алды, шунлыктан уенны запас уенчылар эскәмиясеннән күзәтергә мәҗбүр булды. Бәлки шушы фактор хәлиткеч роль уйнагандыр да әле, моның нәтиҗәсе буларак, көндәшләре уен азагында берничә очко исәбенә алга чыкты. Роман турнирның хәлиткеч стадиясенә чыга алмаса да, Чабаксардан килгән көндәшләренә каршы уенда әйбәт нәтиҗәгә иреште.
Юрий Кузнецов сүзләренә караганда, баскетбол буенча Бөтенроссия турниры югары дәрәҗәдә үтте, анда безнең яшь спортчы үзен бары тик яхшы яктан гына танытты. Романны киләчәктә дә зур ярышларда катнашырга чакырырлар, дип ышанып әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев