Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык запасларын арттыру өчен

«ГЛАВРЫБВОД» ФДБУнең Кама-Идел филиалы Татарстан Республикасы буенча балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге ихтиологлары Куйбышев сусаклагычы акваториясендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.

Балык запасларын арттыру буенча бу иң нәтиҗәле чараларның берсе. Биредә, нигездә, фитофиль балыклар (уылдык чәчү вакытында суүсемнәргә уылдык салучы) яшәгәнгә һәм уылдык чәчкәнгә күрә, басым нәкъ шундый төр балыклар өчен уылдык чәчү урыннары урнаштыруга ясала. 

«Тасмалы сөлге» ("ленточное полотно") дигән уылдык чәчү урыннары Саратов галимнәре тарафыннан эшләнгән. Аны әзерләү өчен 20-25 метр озынлыктагы, 1,5 метр киңлектәге, кырыйлары капрон бауга утыртылган еш күзле капрон дель (ныклы капрон җепләрдән ясалган челтәр) кулланыла. Аның бөтен мәйданы буйлап аерым бәйләмнәр белән капрон җептән субстрат беркетелә. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый уылдык чәчү урыннарында чәчелгән уылдыкның якынча 90 процент исән кала, чөнки аның тыгызлыгы башкалардан югарырак. 

Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру алдыннан ихтиологлар Куйбышев сусаклагычын тикшереп, бу максатка аеруча туры килә торган урыннарны эзләделәр.  Уылдык чәчүгә һәм эмбрионнарның нормаль үсешенә йогынты ясый торган шартлар, температура режимы, судагы кислородның микъдары, суның тирәнлеге, агым тизлеге һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Әлеге җайланманы Болгардан ерак түгел урнашкан Тенишево утравы янында ясарга булдылар. Тулаем алганда, 2 гектар мәйданда 4700 оялы 25 ясалма уылдык чәчү урыны куелды. Уылдык чәчү урыннары 1-1, 5 метр тирәнлектә, бер бәйләмдә өчәр данә урнаштырылды.  Уылдык чәчү урыннарын югалтмас өчен, һәр бәйләмгә калкавыч-буй беркетелде.  Уылдык чәчү урыннарын суның температурасы 7 градуска җиткәч урнаштырдылар. 

Мондый чаралар ел саен үткәрелә, белгечләр һәм балыкчылар әйтүенчә, балык запасларын тулыландырып торырга ярдәм итә. 

Ясалма уылдык чәчү урыннарын куюда шулай ук Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм шәхси эшмәкәр Анатолий Подгорнов балыкчылары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев