Авылның тарихын өйрәнә
Күптәнге традиция буенча, ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия матбугаты көнендә, без район газетасының беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премиянең чираттагы лауреаты исемен атыйбыз.
Быел әлеге премиягә Кузнечиха төп мәктәбе укытучысы Лариса Пашина лаек булды.
Россия матбугаты көне – көндәлек матбугат чаралары хезмәткәрләре, журналистларның һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, нәкъ менә 13 гыйнварда Россиядә беренче тапкыр басма газета чыгарыла бшлаган. Шунысын әйтергә кирәк, теләсә кайсы газетаның актив ярдәмчеләре, штаттан тыш авторлары бар. Лариса Владимировна – шундыйларның берсе. Соңгы вакытларда газета битләрендә аның туган авылы тарихына багышланган тирән эчтәлекле язмалары еш басылып чыкты һәм укучыларда зур кызыксыну уятты.
Лариса Владимировна – һөнәре буенча укытучы. Ул 1987 елда Казан педагогия институтының тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле бүлеген тәмамлаган. Шуннан бирле үзе белем алган мәктәптә эшли. Әлеге мәктәп базасында ул укучылар белән бергә туган як тарихын өйрәнү һәм тикшерү эшләре алып бара. Кузнечиха – бай тарихлы авыл, заманында биредә бик күп танылган кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм. Әмма ачыкланмаган фактлар да байтак әле. Аларның барысын да өйрәнергә һәм халыкка җиткерергә кирәк. Шөкер, кыска гына вакыт эчендә Лариса Владимировна инде күп нәрсәләргә иреште: аның укучылары район һәм республика күләмендә уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып җиңүчеләр булдылар, призлы урыннарны алдылар.
Әйтик, Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырылган VI “Яшь архивчы” Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсының республика этабында аның җитәкчелегендә әзерләнгән “Колбецкийларның дворян нәселе турында” тикшеренү эше беренче урынга лаек булды. Бу уку елында 7 класс укучысы Ләйсән Нуруллина “Борынгы Болгардагы яшьлек” республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, беренче урынны алды. Ул шулай ук Гражданнар сугышы буенча туган як тарихына багышланган тикшеренү эшләре конкурсында катнашучы сертификаты белән дә билгеләп үтелде. Әлбәттә инде, монда үз уй-фикерләрен газета укучыларга җиткерергә теләгән Лариса Владимировнаның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Әйе, үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Ул чыннан да шулай.
Без аны лауреат исеменә лаек булуы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә ике арадагы хезмәттәшлек җепләренең өзелмәячәгенә өметләнәбез. Шушы көннәрдә Лариса Владимировнага редакция дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев