Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашыктыра иртә язлар...

Никольскидагы Андрей Синицын крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары көзге бодай басуларын тукландыруны тәмамладылар, инде сөрелгән мәйданнарда тырмалау эшләре дә бүген-иртәгә бетәргә тиеш.

Быел яз иртә килгәнлектән, хуҗалык механизаторлары басуга узган елдагыга караганда ике атнага алданрак чыкты. Һава шартларының да нәтиҗәле эшләү өчен әйбәт торуын әйтергә кирәк. Хуҗалыкның чәчү мәйданнары 1520 гектар тәшкил итә. Быел тагын 400 гектарны арендага алганнар.
300 гектардагы көзге культураларны аммиак селитрасы белән  МТЗ-82 тракторына тагылган агрегат ярдәмендә Ринат Зарипов тукландырган, ашламаны басуга шундый ук маркадагы трактор белән Андрей Щелкунов ташып торган. 800 гектардагы басуда туфрак тырмалау белән Александр Тужилкин, Виктор Панчугин һәм Александр Субботкин мәшгуль. Механизаторлар К-700 һәм Т-150 тракторларыннан нәтиҗәле файдаланалар.


Механизаторларның югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвендә техниканың алдан ук яхшы итеп әзерләп куелуы да үз ролен уйный. Хуҗалыкта ягулык-майлау материалларын, минераль ашламаларны алдан ук кирәк кадәр күләмдә туплап куйганнар. Башка оештыру мәсьәләләре дә хәл ителгән. Бу язда механизаторлар алдында 800 гектарда арпа, тары, көнбагыш һәм карабодай чәчү бурычы тора. Техника ышанычлы булганда, никольскилыларның быел да сынатмаячакларына бер шик юк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев