Шәһәребездә яшәүче Иван Дукашов армиядә хөкем сөргән дисциплинага, хәрбиләрнең ныклыгына, чыдамлыгына, бу һөнәрнең җәмгыять өчен нинди әһәмиятле булуына кечкенәдән үк сокланган. Шуңа күрә үзе дә тормышын хәрби хезмәткә багышларга булган.
Башка егетләр кебек, аны да армия хезмәтенә хәрби комиссариат аша чакыртканнар. Аннары Ерак Көнчыгышта, Тын океаны флотының яр буенда (Смоляниново авылы) хезмәт итү, көндәлек армия тормышы, дисциплина һәм тәртипкә күнегү башланып китә...
- Баштагы мәлне иң авыры - туган йортымнан, туганнарымнан аерылу булды, - дип ачыктан-ачык сөйли хәзер үзе. - Урын алыштыру, климатка яраклашу да җиңел түгел. Шулай да армия хезмәте турында күбесенчә җылы хатирәләр генә сакланган...
Билгеле инде, армиядә бер ел хезмәт итү егет өчен күп нәрсә биргән. Иван армиядән физик һәм рухи яктан ныгып кайта, тормышка да бүтәнчә, олыларча җитди карый башлый. Әзрәк уйлаганнан соң, ул армия хезмәтен контракт буенча Казан шәһәрендә дәвам итәргә була.
- Егетләр, армия хезмәтеннән баш тартмагыз! - дип киңәш бирә ул бүгенге призывникларга. - Армия хезмәтеннән качып йөргән кеше чын егет түгел, солдат сафында йөргән, солдат тормышының авырлыкларын үз җилкәсендә тойган, солдат дуслыгының кадерен белгән кеше генә чын ир-егет була ала. Хәзер заманалар бик болгавыр, шуңа күрә һәр ир-ат үзенең Ватанын, гаиләсен сакларга һәрвакыт әзер булырга тиеш.
Иван кебек үз-үзенә ышанган, киләчәк көннәргә зур өметләр баглап яши торган егетләр үз алларына куйган максатка һичшиксез ирешергә тиеш. Ә бу тормыштагы уңышларга ныклы нигез булып тора.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев