Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Антошка”ны үзгәрешләр көтә

Сувар “Б” җәмгыяте коллективы агымдагы айның икенче ункөнлегендә шәһәрдәге “Антошка” балалар бакчасын капиталь ремонтлауга кереште.

Вак-төяк эшләрне санамаганда, моннан 29 ел элек төзелгән бинаның әле беркайчан да җитди төзекләндерелгәне булмаган. Инде менә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауны күздә тоткан республиканың махсус программасы нигезендә, “Антошка”ны танымаслык итеп үзгәрергә, тагын да матурайтырга җыеналар.
Шамил Сафиуллов җитәкчелек иткән төзүчеләр бригадасы искергән түбәне тулысынча сүтеп ташлаган. Чардак тулысынча чистартылган, аннан соң түбәне җылыту өчен минерал мамыктан плитәләр салыначак, агач конструкцияләрне уттан саклау өчен махсус эшкәртү күздә тотыла. Хәзер биредә яңа бәпкәләр урнаштыралар. Бинаны шулай ук профнастил белән тышларга да җыеналар.

Бинаның тышкы ягына килгәндә исә, ул тамырдан үзгәрергә тиеш. Беренче чиратта, фасадны җилләтү системасы һәм отмосткалар ясалачак. Бина тышкы яктан да җылытылачак һәм тимер сайдинг белән тышланачак. Проектта каралганча, иске агач тәрәзә яңаклары, бүлмәара һәм керү ишекләре алмаштырылачак. Санузелга, кухня, кер юу бүлмәсенә ремонт ясалачак, яңа идәннәр түшәләчәк. Шунысын әйтергә кирәк, балалар уйный торган өч бүлмәнең идәне махсус җылыту системасына тоташтырылачак. Бу сабыйларга уңай шартлар тудыру максатында эшләнә.
Капиталь ремонт эшләре барышында кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы, канализация, җылыту, янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылачак. Шулай ук тулысынча электр чыбыклары алмаштырылачак, бүлмә-кабинетларга яңа яктырткычлар, розетка һәм башка приборлар куелырга тиеш.

Бинаны август азакларында, яңа уку елы башланыр алдыннан файдалануга тапшырырга җыеналар. Графикка сыешу өчен төзүчеләр вакытның кадерен белеп эшлиләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Шамил Сафиуллов бригадасы инде ун елдан артык биналарны комплекслы ремонтлау белән шөгыльләнә һәм бу вакыт эчендә ул үзен бары тик яхшы яктан гына танытырга өлгерде. Быел бригада “Колосок” балалар бакчасында, Мәдәният йортында, “Октябрь” кинотеатрында эшләр башкарырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев