Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Антошка” тагын да матурайган (ВИДЕО, ФОТО)

Кичә өр-яңа итеп төзекләндерелгән “Антошка” балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Биредәге эшләрне “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау” программасы кысаларында, республика бюджетыннан бирелгән акчага башкарып чыктылар.

Владимир КОРНИЛОВ

Бу объекттагы ремонт эшләрен агымдагы елның апрелендә башлаганнар. Алты айга якын вакыт эчендә балалар бакчасы бинасында сизелерлек үзгәрешләр булган. Биредә “Сувар Б” подряд оешмасы коллективы көче белән пластик стеклопакет, яңа ишекләр куелган, бинаның эчендә дә күп нәрсәләр эшләнгән. Түбәне тулысынча профильле калай белән япканнар, бинаның тышы металлосайдинг белән тышланган. Икенче төрле әйткәндә, балалар бакчасы бинасы тулысынча яңартылган, алтмышка якын бала, тәрбиячеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләргә бөтен уңайлыклар тудырылган.
– Балаларыбызның барысы да шушы бакчага йөрде, – ди Наталья Лихачева. –Оныкларны, тәрбиягә алган балалар биредә тәрбияләнде. Бу балалар бакчасы безнең өчен якын һәм кадерле...
Балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, подряд оешмасы җитәкчесе Арутюн Багдасарян, ата-аналар, педагоглар катнашты.
– Мондый программа буенча без бик күп балалар бакчасын яңарттык, – диде Камил Нугаев тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсе килә. Иң мөһиме – балалар булсын, бакчаларны төзү һәм ремонтлау җаен гына табарбыз...
Район башлыгы ташчы Шамил Сафиулловка, бетончы Арутюн Давтянга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Балалар бакчасы мөдире Галина Шалашова республика һәм район җитәкчеләренә, шулай ук төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Аңа яңартылган бинаның символик ачкычын тапшырдылар. Балалар исә тантанада катнашучылар хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар, рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Район башлыгы һәм бакча мөдире белән бергә ал тасманы кисүдә катнаштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев