Бүген без Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев бөтен кешене бәйрәм белән котлый.
Бу бәйрәмне халык аеруча көтеп ала, диелә котлауда. Өлкән яшьтәге кешеләр аны элеккечә Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип йөртәләр. 1 Май - ил үсеше өчен зур хезмәт куйган төрле һөнәр кешеләрен берләштергән Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Көндәлек киеренке хезмәттән башка иминлек, мул тормыш була алмый. Моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.
Хезмәт кешесе - илнең иң зур байлыгы. Бу көнне күпләр үзләренең эш урыннарында каршылар. Мәсәлән, игенчеләр һава шартлары уңай торган җылы көннәрдә берничек тә эшне калдыра алмый. Аларга да, эшләүче башка кешеләргә дә фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт.
Спас халкы үзенең нәтиҗәле хезмәте белән хөрмәт казанды, диелә котлауда. Районда яңа объектлар һәм юллар төзү, капиталь ремонт буенча зур эш алып барыла, спорт һәм мәдәният, туризм тармаклары үсә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар арта. Болар барысы да бердәм гаилә булып яшәүче район һәм авыл халкының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Киләчәктә дә шулай булуына иманым камил.
Район башлыгы бөтен кешене 1 Май бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, бәхет, һәр гаиләгә иминлек һәм уңышлар тели.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев