Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Үз бурычларын уңышлы башкарып чыктылар

Әле кайчан гына кайбер авылларга бару бер бәла иде. Бигрәк тә кечкенә авыл юллары начар булды. Хәзер инде болар барысы да артта калды. Билгеле булганча, юлларның төзеклеге тормыш дәрәҗәсенең яхшыруын күрсәтә. Юл хезмәте эшчеләре үз бурычларын яхшы аңлыйлар һәм эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бу якшәмбедә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп...

Әле кайчан гына кайбер авылларга бару бер бәла иде. Бигрәк тә кечкенә авыл юллары начар булды. Хәзер инде болар барысы да артта калды. Билгеле булганча, юлларның төзеклеге тормыш дәрәҗәсенең яхшыруын күрсәтә.
Юл хезмәте эшчеләре үз бурычларын яхшы аңлыйлар һәм эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бу якшәмбедә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аерым алганда, "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогы коллективы бәйрәмне эштә уңышлар белән каршылый. Бу сезонга билгеләнгән ремонт һәм төзелеш эшләренең барысы да үтәлгән. Районда, мәсәлән, вак таш җәелгән берничә юл барлыкка килде. Покровкага, Иске Рәҗәп һәм Антоновкага илтә торган юлларга вак таш җәелгән. Моннан тыш, Иж-Борискинодан Кошки авылына кадәр ясалган юл безнең районны Әлки районы белән тоташтырган.
Ремонтка килгәндә исә, язын Әҗмәрдән Вожига бара торган юлга, шулай ук Болгарның Вахитов, Хирург Шеронов, Гордеев, Вертынская урамнарындагы юлларга ясалды. Болгар авылындагы юлга асфальт җәелде һәм тротуар ясалды, җәяүлеләр өчен юл ясаганда беренче тапкыр пластик кулландылар. Гусиха һәм Иске Рәҗәп янындагы юлларда асфальтның өске катламын саклап калу өчен махсус эшкәртү үткәрелде, Танкеевкадан Ульяновск өлкәсенә бара торган юл да яңартыла. Шулай да иң мөһиме - Базарлы Матак - Болгар юлын төзеп бетерделәр. Ул бик озак барды, җирне тигезләп, су агызу торбалары урнаштырдылар, яңа автопавильоннар, билгеләр, сигнал баганалары һәм башкаларны куйдылар. Хәзер инде бу юл югары категорияле трасса булып санала. Киләсе елда аны Ленин урамына кадәр сузып, шәһәргә кергән урында транспорт боҗрасы ясау күздә тотыла.
Боларның барысы да - коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә агымдагы ай башыннан юл хуҗалыгы кышкы режимга күчеп, төүлек буе кизү тору оештырылган.
- Без районда 296 километр юлга хезмәт күрсәтәбез, - ди участок җитәкчесе Фәрит Нугаев. - Бозлавык вакытына 6000 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куелган. Бу сезон буена җитәргә тиеш, кирәкле техникабыз да бар. Иң мөһиме - эшчеләребез зур җаваплылык тоеп эшлиләр...
Тәҗрибәле юлчылар идарә иткән төрле юл машиналары, куәтле КамАЗлар, автогрейдерлар, махсус җиһазландырылган тракторлар, төягечләр һәм башка техника теләсә нинди һава шартларында машиналар район юлында һәм аннан читтә иркенләп йөри алсын өчен барысын да эшлиләр. Мәсәлән, Владимир Кульмячев белән Николай Ямщиковка куәтле юл машиналары ышанып тапшырылган, Мансур Хаҗибуллин үзенең МТЗ-82 тракторы белән автопавильоннар яныннан карны чистратып торачак, ә эретеп ябыштыручы Евгений Филиппов техникага вакытында ремонт ясау өчен җаваплы.
Соңгы елларда безнең район юллары күзгә күренеп яхшыра. Олы юл гына түгел, авылларга, фермаларга бара торган юллар да төзекләнә. Хәзер чокыр-чакырлы юллар бетте дисәң дә була. Әлбәттә, болар барысы да юл эшчеләренең тырышлыгы, җаваплылыгы белән башкарыла.
Алар киләчәктә дә сынатмас, юлларның төзеклеге өчен зур җаваплылык тоеп эшләрләр дип ышанырга мөмкин.
Кыскасы, юл эшчеләре үзләренә тапшырылган бурычны җиренә җиткереп үтәргә әзер.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев