Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң район хастаханәсенең тулысынча яңартылган йогышлы авырулар бүлеге ачылды.
Владимир КОРНИЛОВ
Инде хәбәр ителгәнчә, бинаны төзекләндерү һәм тиешле тәртипкә китерү эшләрен "Спасагрострой" җәмгыяте коллективы алып барды. Бүлектә медицина хезмәткәрләренә һәм биредә дәваланучыларга бөтен шартларны тудырырга тырышканнар.
Йогышлы авырулар бүлеге тулысынча диярлек заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән....
Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң район хастаханәсенең тулысынча яңартылган йогышлы авырулар бүлеге ачылды.
Владимир КОРНИЛОВ
Инде хәбәр ителгәнчә, бинаны төзекләндерү һәм тиешле тәртипкә китерү эшләрен "Спасагрострой" җәмгыяте коллективы алып барды. Бүлектә медицина хезмәткәрләренә һәм биредә дәваланучыларга бөтен шартларны тудырырга тырышканнар.
Йогышлы авырулар бүлеге тулысынча диярлек заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән. Мәсәлән, уңайлы бокслар көйләнгән, туберкулез кабинетын да бирегә күчергәннәр, янгынга каршы яңа автоматлаштырылган сигнализация һәм ветиляция системасы урнаштырылган, мебель сатып алганнар. Хастаханәненң баш табибы Егор Самохвалов билгеләп үткәнчә, мондый махсус мебель башка районнарда бөтенләй юк, Казанда да сирәк очратасың.
Яңартылган бина ачылу уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашучыларга район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының метрология техник контроле, хезмәтне саклау идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков, подряд оешмасы җитәкчесе, "Спасагрострой" җәмгыяте генераль директоры Айрат Хәйруллин һәм башкалар үзләренең сәламнәрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
- Иң мөһиме - сәламәтлек! - диде үзенең чыгышында район башлыгы, - медицина хезмәткәрләренең эше азрак булсын иде. Кызганыч, кешеләр еш авырыйлар һәм көн саен, сәгать саен, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм сорап табибларга һәм шәфкать туташларына мөрәҗәгать итәләр... Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, сезнең алдыгызда баш иясе килә!
Чыгыш ясаучыларның барысы да республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең республикада халык сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән социаль программаларны тормышка ашыруга республика җитәкчелеге зур игътибар бирә. Моның шулай булуын яңа төзелгән медицина пунктлары һәм ремонтланучы дәвалау учреждениеләре мисалында да күрергә мөмкин.
Тантананың рәсми өлешеннән соң теләге булган һәр кешене йогышлы авырулар бүлеге бинасын карап чыгарга чакырдылар. Тагын шунысын әйтергә кирәк,
район хастаханәсендә ремонт эшләре моның белән генә тәмамланмый әле. Төзекләндерү эшләре башка бүлекләрдә дә алып барыла. Мәсәлән, эшләр тулы көчкә хирургия бүлегендә алып барыла, административ бина өлешчә яңартылган. Боларның барысы да медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту, иң мөһиме - халык сәламәтлеге өчен эшләнә.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев