Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Җылы хисләр калдырды

Халыклар бердәмлеге һәм Казан иконасы көнен бәйрәм итү көннәрендә район Мәдәният йортында Изге Авраамий чиркәве активистлары тырышлыгы белән концерт куйдылар.

Ольга Стрелова
Концерт тарихка экскурсия белән башланып китте. Элек-электән Ватаныбыз азатлыгын яклап безнең күпмилләтле халкыбыз берләшеп дошманга каршы торган. Бу бәйрәм белән Спас халкын миссионерлар бүлеге җитәкчесе иерей Сергий Карпухин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина котлады.
Концертта Изге Авраамий чиркәвенең якшәмбе мәктәбенә йөргән балалар ансамбле, "Движение" бию коллективы чыгышлары булды. Михаил Баландин,
Валентина Малова, Варвара Лисюк, Наталья Каргина, Ксения Молодова һәм Александра Горячкина, "Болгар чишмәсе" ветераннар хоры чыгышлары беркемне битараф калдырмады. "Хуторок" балалар казак хорының чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Сергий Карпухин һәм Ольга Лобанова башкаруындагы җыр да һәркемнең күңелендә иң җылы хисләр уятты.
Ватаныбыз сакчылары - "Любо" казаклар ансамбле чыгышын тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев