"Олимп" универсаль спорт залында Татарстан республикасы беренчелегенә хәлиткеч мини-футбол ярышында яшь футболчыларыбыз оста уен белән бергә чын ир-егетләр характерына ия булуларын ачык күрсәттеләр.
Олег ПАХОМОВ
Шунысын искәртик, шушы ук спорт залында үткән зона турнирында безнең спортчылар нибары бер уенда гына үз капкаларына туп керттереп, өченче урынны гына алдылар. Шуңа күрә финалга хуҗалар хокукында гына эләгә алдылар. Шунлыктан республиканың иң яхшы командаларына каршы тору өчен, аларга нәтиҗәле уен күрсәтү белән бергә оста сакланырга да кирәк иде. Шөкер, баглаган өметләрне акладылар, һөҗүмдә дә сынатмадылар. Алай гына да түгел, әле өстенлекне дә кулдан ычкындырмаска тырыштылар…
Республика беренчелегенең хәлиткеч уеннарында катнашу өчен безгә кунакка республика яшүсмерләр футболының иң өметле саналган командалары килде. Көндәшләр арасында, мәсәлән, берничә тапкыр республика чемпионнары - Казан шәһәренең Вахитов районы яшь футболчылары, шулай ук Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашырга өлгергән Мамадыш командасын күрергә була иде. Атап әйткәндә, турнирга көчле уенчылар килде. Унике команда өч төркемгә бүленде, җиңүчеләр финал уеннарына чыкты. Безнең район командасына Бөгелмә, Алабуга һәм Тәтеш спортчыларына каршы уйнарга туры килде.
Беренче очрашуда уенчыларыбыз, һәрвакыттагыча, бер туп та керттермичә капканы ышанычлы сакладылар. Алай гынамы әле, оста һөҗүмнәр оештырып, Тәтеш командасы капкасына өч туп (икесен - Эдуард Малыгин, берне - Александр Изосимов) та керттеләр. Икенче уен да шактый киеренке булды, безнең футболчыларыбызның җитезлеге күпләрне сокландырды. Дөресен әйткәндә, алардан мондый уен көтмәгәннәр иде… Беренче очрашуны алабугалыларга оттырган Бөгелмә командасы уен кырына җиңү теләге белән чыккан иде. Безнең капкага беренче тупны кертү белән матч алар файдасына дәвам итәр, дип уйласалар да, Эдуард Малыгин исәпне тигезләүгә иреште. Уенның икенче яртысында безнең егетләрне үзгәрттеләр диярсең: беренче минутларда ук алар көндәшләр капкасына берничә туп кертеп, хәлне тамырдан яхшырттылар. Очрашуның безнең команда файдасына тәмамланачагына берәү дә шикләнмәде. Ул шулай булды да: матч 7:3 исәбенә тәмамланды (ике тупны Александр Изосимов, берәрне - Эдуард Малыгин, Игорь Пантелеев белән Адель Мостафин керттеләр).
Алабуга спортчылары белән үткән ике очрашу турында да әйтми булмый. Бу матч спортчыларның нинди кәеф белән көндәшләренә каршы уйнауларын ачык күрсәтте. Беренче уен әле бернәрсәне хәл итмәсә дә (ике команда да финалга чыккан иде инде) алар 0:3 исәбенә оттырдылар. Әмма ярымфинал барышында үткән икенче уенда алар көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмыйча 3:0 исәбе белән өстен чыктылар (ике тупны Данил Шинкарев, берне - Александр Изосимов кертте).
Финалга чыгуны яшь футболчылар өчен үзенә күрә бер җиңү белән тиңләргә була. Хәлиткеч уенда алар Казанның Вахитов районы командасына көчле каршылык күрсәттеләр. Күпләр башкала спортчыларына зур өметләр баглаган иде. Капкага теләсә кайсы минутта туп керү ихтималы зур булды. Әмма сакчы Андрей Пашагинның һәм капкачы Раил Хәсәновның оста, җитез уйнаулары нәтиҗәсендә, казанлылар бернигә дә ирешә алмады. Очрашу 0:0 исәбенә тәмамланды. Җиңүчене пенальти ачыкларга тиеш иде. Уенчылар туп типкәндә, зал аягүрә басып, әле бер, әле икенче командага көч биреп торды. Инициатива бер кулдан икенчесенә күчте, командалар пенальтины кемнең яхшырак тибүен ачыклый алмадылар. Бөтен уенчылар, хәтта капкачылар да, берәр туп кертеп карадылар. Бары тик соңгы минутларда гына 8:7 исәбе белән көндәшләр җиңүгә иреште. Безнең команданың республика вице-чемпионы исемен алуын да зур уңыш дип бәяләргә кирәк. Әлбәттә инде, монда уенчылар белән бергә аларның тренеры Владимир Постниковның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Уен җанатарлар күңелендә дә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев