Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа биналар файдалануга тапшырылды

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызның сәламәтлек саклау тармагында ике мөһим вакыйга булды. Бер үк көнне, ягъни чәршәмбедә, Никольск авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм үзәк район хастаханәсендә патологик-анатомия офисы бинасын файдалануга тапшырдылар.

Владимир Корнилов,
Талгат Җамалетдинов.
- Бу халыкка беренче медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча республика программасы кысаларында безнең районда ачылган бишенче дәвалау учреждениесе, - диде Никольск авылы халкы алдында ясаган чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Күрсәткән ярдәме өчен республика Президентына, хөкүмәткә зур рәхмәт. Мондый пункт кешеләргә бик кирәк, шулай да сәламәтлекне сакларга тырышыгыз, авыл җиренә сәламәт кешеләр кирәк...
Киләсе елда бу авылда полиция участковые өчен йорт төзелүе, Татар Такталы авылында шундый ук ФАП файдалануга тапшырылачагы билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрология һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков кыска вакыт эчендә республикада шундый 228 фельдшер-акушер пункты төзелүен билгеләп үтте һәм Никольск халкына уңышлар, сәламәтлекләре турында күбрәк кайгыртуларын теләде.
- Фельдшер-акушер пункты ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, - диде авыл халкын бу әһәмиятле вакыйга белән котлап, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов. - Монда тиешле медицина ярдәмен күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган...
Шулай да яңа ФАП ачылуына иң сөенгән кеше - фельдшер Ирина Никитина булгандыр, чөнки уңайлы шартларда авыруларны кабул итү, процедуралар үткәрү үзе бер рәхәт бит.
Ә аннары район үзәк хастаханәсе территориясендә шәһәр халкы һәм яңа модульле патолого-анатомия офисын ачу тантанасына чакырылган кунаклар җыелды. Мәйданы 120 квадрат метр аклы-зәңгәр төсендәге бина элеккеге шундый ук корпус урынында төзелгән. Никольскидагы ФАПны да, бу бинаны да "Сувар Б" подряд оешмасы төзегән. Бина заманча җиһазланган, эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Бу бина да республика максатчан социаль программаны тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Бу максат өчен республика бюджетыннан 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Безнең райондагы әлеге бинаны исәпкә алып, республикада шундый алты бина төзелгән.
Район башлыгы төзүчеләргә, оешма җитәкчесе Арутюн Багдасарянга бу объектны төзүгә керткән тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм мөмкинлектән файдаланып, барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Аннары тантанага җыелган халык алдында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм суд-медицина экспертизасы бюросы вәкилләре, шулай ук дин вәкилләре - Александр атакай һәм Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр чыгыш ясады.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов һәр яктан ярдәм күрсәтүләре өчен республика, район җитәкчеләренә, тырышып эшләүләре өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев