Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тормышка ямь өсти...

Наталья белән Евгений Гомәровлар гаиләсе өч бала үстерә. Беренче карашка, моның берние дә юк. Ләкин үз балаларыннан башка бу гаилә уллыкка алган Александр Попковка да ата-ана назын кызганмый.

Ирина Телицына
Евгений Рубинович белән Наталья Александровнаның гаилә корып яшәүләренә инде егерме ел. Евгений һөнәре буенче төзүче, ул бик оста итеп кирпеч тә сала, эчке эшләрне - буяу-сылау эшләрен дә зур осталык белән башкара. Аның бервакытта да эшсез торганы юк. Ремонт таләп иткән иске йортларын да Гомәровлар киңәйтеп, тәртипкә китерә башлаганнар. Эшләрнең күбесен башкарып та чыкканнар. Мәсәлән, коммуникацияләр урнаштырылган, кухня ясалган. Ләкин хуҗа кеше һаман эштә булганлыктан, барысы да син теләгәнчә генә бармый. Шәхси хуҗалыгы да даими игътибар таләп итә. Ике ел элек алар буаз тана сатып алганнар, хәзер инде ул сыер булган. Гаиләдә сөт яраталар, шуңа күрә терлек-туар асрау авыр тоелмый, ди хуҗабикә. Ит тә үзләренеке, моннан башка кош-корт асрыйлар. Йорт янындагы бакчада яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерәләр. Шулай итеп, өстәлдәге ризыклар нигездә үзләрендә җитештерелгән.
Наталья Владимировна инде унбиш елдан артык республика материаль ярдәм үзәге бүлегендә социаль эш буенча белгеч булып эшли. Аңа безнең районның күп торак пунктларына, шул исәптән шәһәр халкына да ярдәм күрсәтергә туры килә. Еш кына коммуналь хезмәтләр буенча субсидияләр, балалар өчен пособиеләр түләү, башка бик күп мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Эшендә төрле яшьтәге, төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә. Куелган таләпләр белән риза булмаучылар да бар, андый очракта Наталья Владимировна һәр кешене игътибар белән тыңлап, тынычлап аңлатып бирергә тырыша. Ул кешеләрнең социаль хокукларын яклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли һәм үз хезмәтен яратып башкара.
Гомәровларның өлкән кызлары Екатерина паспорт өстәлендә эшли, читтән торып институтта белем ала. Бүгенге көндә Катя - әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе. Ә өч яшьлек Егор белән Гомәровлар гаиләсендә инде җиде ел яшәгән Александр күбесенчә әтисенә ярдәм итәргә тырышалар. Александр хәтта тышкы кыяфәте белән дә әтисенә охшаган. Кайчандыр Натальяның "Чайка" приятында эшләүче бер танышы бу баланы күреп, бу турыда аңа әйтә. Шактый уйлангач, Наталья авыр хәлдә калган бер баланы булса да үз гаиләсенә алырга була. Ире дә аның бу эшен хуплаган. Нәтиҗәдә Гомәровләр приютка гаиләсе белән киләләр...
Тиздән Александр гаиләнең тулы хокуклы кешесенә әверелгән. Алты яшьлек Саша Евгенийга шунда ук "әти" дип әйтә башлаган, Катя белән дә бик тиз уртак тел тапкан. Үз әнисе белән булган проблемаларны оныта алмаганлыктан, Наталья Владимировна белән башта бераз саграк булган. Тиздән аның бу шиге дә үткән һәм үзеннән-үзе "әни" дип эндәшә башлаган.
Әти-әнисенә Саша бер дә борчу китермәгән, алар һәрвакыт уртак тел табып яшиләр. Аңлашылмаучылыклар килеп чыкса да, Наталья Александровна инде үсеп киткән Сашаны якларга гына тора. Шуңа күрә "тәрбиягә алынган бала" сүзен дә бик яратып бетерми, бу аңа баланы кимсетә кебек тоела.
- Саша башкалардан ким түгел, - ди Наталья Владимировна. - Аның тәрбиягә алынган бала икәнен дә әйтәсе килми.
Саша Гомәровлар гаиләсендә үз кеше, аларны бик ярата, үскәч, алар фамилиясенә күчәргә җыена. Ул хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә, шулай ук энесе белән дә теләп уйный. Әби-бабалары, башка туганнары да Сашаны яраталар, үз итәләр.
Натальяның апасы - балачактан инвалид Наталья Петровна Гольцова да Гомәровлар гаиләсендә яши. Туганын карап-тәрбияләп тору авыр түгел, Наталья Владимировна моны үз бурычы, балалар өчен яхшы үрнәк дип саный.
Бары тик әниләр генә шундый киң күңелле була торгандыр. Гомәровлар гаиләсенең әниләре дә әнә шундый. Ул мактарга да, әрләп алырга да, көне буе кырыкмаса-кырык эшне башкарырга да өлгерә. Өйдәге һәр кеше ана җылысын тоеп яши һәм ул тормышка әйтеп бетергесез ямь өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев