Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районыннан сигез егет армиягә китте

    Аларны администрация вәкилләре озатты.

    Тиздән Спас районыннан сигез егет Россия Кораллы Көчләр сафларын тулыландырачак.

    Кичә Болгарның хәрби учет бүлегеннән көзге чакырылыш егетләрен озатып җибәрделәр.

    Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Кузнецов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов аларга исән-имин хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.

    Егетләргә шулай ук истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: