Быелгы язда Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгы механизаторларына байтак күләмдә эш башкарырга туры киләчәк.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Кайда ничектер, ә менә Екатериновка игенчеләре булган барча техниканы алдан, ягъни көздән үк әзерли башлый. Узган ел, мәсәлән, туфрак эшкәртү агрегатлары һәм чәчкечләрне кышкы саклауга куяр алдыннан ук әйбәтләп пычрактан чистартканнар һәм шунда ук ремонтлау җаен да тапканнар. 110 тырманы да көздән хәстәрләп калдырганнар. Язын көннәр җылытып кар эри башлау белән механизаторлар Алмаз Гайнетдинов, Солтан Нуриев, бертуган Рәфыйк һәм Айрат Яруллиннар, Равил Йосыпов, Рафаэль Шаһиев һәм башкалар җир эшкәртү, чәчү техникасын тагын бер кат карыйсын-карап чыкканнар. Озакламый игенчеләр тагылма җайланмаларны агрегатлаштыруга керешәчәк.
Хуҗалыкның төп таянычы булган әлеге механизаторларга ышаныч зурдан. Быел да аларның өметне аклый алачагына шик юк. Хәер, ул шулай булырга да тиеш. Җирнең кадерен белгән, табыннарыбызны икмәкле итү өчен алны-ялны күрмичә хезмәт куйган бу фидакарьләр олы хөрмәткә лаек.


Узган еллардагы кебек, быел да хуҗалык механизаторлары ун көн эчендә 900 гектарда сабан культураларын чәчеп бетерүне планлаштыра. Үтәлмәслек бурыч түгел: барлык эшләрне башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
К-701, Т-150, ДТ-75, МТЗ-80 һәм ике МТЗ-1221 тракторлары төзек, беркадәр техник карау уздырасы гына бар. 100 тоннадан артык ашлама бар. Бу гына аз, 600 гектарда үстерелгән көзге культуралар, күпьеллык үлән басуларын тукландыру һәм, әлбәттә инде, чәчүне башкарып чыгу өчен тагын 100 тонналап туклар кайтарылырга тиеш. Һәр гектарга уртача 100 килограмм тирәсе минераль ашлама кертү күздә тотыла. Әлеге агрочара күптән түгел сатып алынган "Рубин" агрегаты ярдәмендә башкарылачак. Амбарлардә чәчүлек орлык җитәрлек, алар тулысынча чәчү стандарты таләпләренә җавап бирә. Шушы көннәрдә хуҗалыкка 200 тонна тирәсе элиталы орлык кайтарылырга тиеш.
- Коллектив язгы чәчү эшләрен тулы әзерлек белән каршылый, - ди агроном Әнәс Билалов. - Быел да эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру турында кайгыртабыз. Механизаторлар ике сменада эш-ләячәк. Куелган бурычны үти алырбыз, дип уйлыйм…
Хуҗалыкның киләчәк эшчәнлеге тулысынча диярлек механизаторларның язгы басуда ничек эшләвенә бәйле булачак. Екатериновкалылар исә һәрчак мул уңышка йөз тоталар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев