Район хуҗалыкларында көзге культураларны җыеп алуны тәмамладылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләр барысы 33 мең гектардан җыеп суктырылган. Бу барлык мәйданның 73 процентын тәшкил итә. Урак башланганнан бирле 60,3 мең тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 18,3 центнер бөртек чыга.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы запасларын тулыландыруны...
Район хуҗалыкларында көзге культураларны җыеп алуны тәмамладылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләр барысы 33 мең гектардан җыеп суктырылган. Бу барлык мәйданның 73 процентын тәшкил итә. Урак башланганнан бирле 60,3 мең тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 18,3 центнер бөртек чыга.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы запасларын тулыландыруны дәвам итәләр. Бүгенге көндә 17,1 мең тонна печән, 17 мең тоннадан артык сенаж, 8700 тонна салам әзерләнгән. Күпьеллык үләннәрнең икенче уңышы да ярыйсы гына. Хуҗалыкларда аны мең гектардан җыеп алганнар.
Механизаторлар көзге культуралар чәчүне дә әйбәт темплар белән алып баралар. Инде 1,6 мең гектарга арыш, 5,1 мең гектарга көзге бодай, 400 гектарга рапс чәчелгән. 15,7 мең гектарда җир сөрелгән, бу планның 27 процентын тәшкил итә.
Фото: http://gov.cap.ru/info.aspx?gov_id=69&id=2820380&type=top
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев