Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кышка тулысынча әзер

оешмасы хезмәткәрләре үз хуҗалыкларын кышка тулысынча әзерләп куйдылар.

Җәй көне алар үз көчләре белән шактый күп эшләр башкардылар. Дүрт котельный һәм җиде кечкенә котельныйга (берсе Никольскида һәм берсе Балымерда) тиешле ремонт ясалды.

Аерым алганда, Пионер урамындагы котельныйдагы ике казан капиталь ремонтланды. Шулай ук Совет урамындагы котельныйда да өч казан тулы тәртипкә китерелде. Пушкин урамындагы котельныйның казаннары да ныклап тикшерелде.

Барлык бу эшләр, коммуналь хезмәт эшчеләре сүзенә караганда, кышкы салкыннарда өйләрдә җылы булсын, дип эшләнә. Җәй көне шулай ук җылылык трассаларына да ремонт үткәрелде. Мәсәлән, Пионер урамындагы трассаның искергән торбалары урынына 70 метр озынлыкта җылылык саклый торган яңа торбалар салынды. Совет урамында да шулкадәр үк озынлыктагы торбалар газ подстанциясенә кадәр үткәрелде.

Моннан тыш, унлап җылылык коесында тиешле ремонт эшләре үткәрелде, Пушкин урамындагысының кайбер өлешләре алыштырылды.

Коммуналь хезмәт эшчеләренең кышка әзерлеген тикшерү максатында шушы көннәрдә оешма директоры Александр Кривошеев белән бергә район башлыгы Камил Нугаев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев кайбер объектларда булдылар һәм барысын да үз күзләре белән күрделәр. Чыннан да, эшчеләр зур эш башкарганнар, кыш көне җылылык белән тәэмин итү проблемасы булмас дип ышанырга мөмкин. Шушы көннәрдә котельныйларны Чистай "Ростехнадзор" инспекторлары килеп тикшерәчәк.

- Быел да ягулык сезоны уңышлы гына барыр, аварияләр булмас дип ышанам, - диде җылылык хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Акчурин. - Үткән ел да артык проблемалар булмады...

Ремонт эшләрендә байтак кеше катнашты, шулай да котельный операторлары аеруча зур тырышлык күрсәттеләр. Игорь Игнатьев, Алексей Голованов, Валерий Михеев вакыт белән исәпләшеп тормадылар, көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр. Эретеп ябыштыручы Павел Козенко да үз бурычын намус белән үтәде. Аңа Денис Избасаров, Виталий Лапштаев, Максим Герасимов ярдәм итеп тордылар.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт “Спас коммуналь челтәрләре” кыш