Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Котельныйлар кышка әзер

"Спас коммуналь челтәрләре" эретеп ябыштыручысы Павел Козенконың эш стажы зур булмаса да, ул шактый тәҗрибә туплап өлгергән.

Шунлыктан "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятендә кышкы җылыту сезонына әзерлек барышында шактый эшне аңа ышанып тапшырганнар, чөнки котельный белән җылылык трассаларын эретеп ябыштыручыдан башка тәртипкә китереп булмый. Бу җаваплы чорда шактый күләмдә эшләр башкарылган. Барлыгы кышкы шартларда эшләү өчен унике котельный хәзерләнгән: аларда казаннарга агымдагы һәм капиталь ремонт ясалган. Ә капиталь ремонт барышында җылыту торбаларын алыштыру белән беррәттән, казаннарның эчен дә чистартырга кирәк. Моннан тыш, котельныйларның берсендә газ сарыф ителүне исәпкә алу узелы да заманча үзгәртеп ясалган. Моның өчен шактый чыгым һәм коллектив эшчеләренең тырышлыгы таләп ителгән.

Ремонт эшләрендә Малик Избасаров бригадасы эшләгән. Эретеп ябыштыручыдан тыш, анда слесарьләр Денис Избасаров һәм Виталий Лапштаев хезмәт куя. Котельныйларны кышка әзерләүдә аларның һәрберсе үзеннән өлеш керткән. Чистай шәһәренең Ростехнадзор инспекциясе тикшергәннән соң котельныйларга эшләргә рөхсәт ал да турыдан-туры аларның тырышлыгына бәйле. Шулай итеп, шәһәр халкына хәзер кышкы салкыннар куркыныч түгел һәм көтелмәгән хәлләр килеп чыкмас дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев