Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кешене өмет яшәтә

Ольга Логинова егерме биш елдан бирле район кино учреждениесенә җитәкчелек итә. Әле күптән түгел генә аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Гомумән алганда, аның киночелтәр системасында эшли башлавына утыз елдан артык вакыт үткән.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Ольга Генриховна балачактан ук китаплар укырга, кинофильмнар карарга яраткан. Хәзерге стадион урынында урнашкан "Луч" кинотеатрына йөрүен әле дә хәтерли. Ә менә киләчәк язмышы кинопрокат белән турыдан-туры бәйле булыр дип уена да китерми.
Хезмәт юлын ул Куйбышев район киночелтәр дирекциясендә репертуарны планлаштыру методисты булып башлый. Кинотеатрга, шәһәр һәм авыл клубларына фильмнарны бүлү нәкъ менә аның вазифасына кергән. Ул елларда, мәсәлән, районда кырык ике кино күрсәтү җайланмасы булу да күп нәрсә турында сөйли. Бераздан соң ул әлеге оешмада икътисадчы булып эшли башлый, Санкт-Петербургтагы театр, кинопрокат һәм башка оешмаларга урта звено белгеч-ләре әзерләүче кино-видеотехника колледжын тәмамлый. Ольга Генриховнаны 1989 елда кино учреждениесе җитәкчесе итеп билгелиләр.
Баштарак "Октябрь" кинотеатры, "Колос" һәм "Юность" клублары аның карамагына керә. Ул вакытларда халык кино карарга билетларны чират торып ала. Ни кызганыч, еллар үтү белән әлеге мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләр саны кими. Коллектив бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә керешә. Мәсәлән, дискотекалар оештыра, шулардан кергән акчага видеокассетталар сатып ала, шәһәрдә һәм авылларда файдалану өчен прокатка биреп тора. Ольга Генриховна хезмәттәшләре - Сергей Шеронов белән Татьяна Газизованың даими ярдәмен тоеп тора.
Ольга Генриховнага "Октябрь" кинотеатрына тулысынча реконструкция ясаганда да шактый тырышырга туры килә. Аеруча документларны әзерләтү күп вакыт таләп итә. Сүз дә юк, район хакимияте, мәдәният бүлегенең дә даими ярдәмен тоеп торалар. Әмма коллективка да эш җитәрлек кала. Уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак, моннан берничә ел элек яңа кинотеатр бинасы ачылды. Биредә коллективка эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган, заманча аппаратураларның барысы да бар. Бирегә килүчеләр еш кына теге яки бу фильмны караганда күрсәтүнең югары сыйфатына игътибар итәләр.
Кинотеатр бинасының матурлыгы күпләрне сокландыра. Аеруча килгән кунакларны. Казаннан, күрше районнардан, район авылларыннан килгән кешеләр кинотеатрны озаклап карап хозурланалар. Ольга Генриховна яшь буынны тәрбияләүдә кино сәнгатенең роле зур булуын һәрдаим кабатлап тора. Шуңа күрә кинотеатр коллективы да мәктәпләр белән элемтәләрне ныгытуга аерым игътибар бирә. Соңгы араларда кинотеатр экранында күрсәтелгән ленталар арасыннан аеруча "Легенда -17" фильмын билгеләп үтәргә кирәк. Ул үзе, мәсәлән, "Семнадцать мгновений весны", "Кубанские казаки" фильмнарын яратып карый. Караган саен актер һәм режиссерларның осталыгына, киноның эчтәлеге, идеясенә зур бәя бирә.
Ольга Генриховна районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Кайчандыр судта халык утырышчысы була, халык санын алуда катнаша. Менә унбиш елдан бирле территориаль сайлау комиссиясе секретаре да әле ул. Бу бик җаваплы бурыч, хәер, башка төрле эш кушсалар да, Ольга Генриховна барысын да намус белән башкарырга күнеккән. Тырышлыгын да тиешенчә бәялиләр: быел алдынгылар слетына делегат булып сайланды, фоторәсемен район Мактау тактасына куйдылар.
Ул ике бала анасы, инде ике оныгы да зурлар. Бакчада чәчәкләр үстерергә ярата, шуның өчен яз җитүен түземсезлек белән көтә. Ольга Генриховна беркайчан төшенкелеккә бирелми, киләчәккә өмет белән карый. Кинотеатр залының элеккечә күп тамашачы җыя алачагына да өметен өзми. Шулай була күрсен иде, дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев