Кичә безнең районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" еллык республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чараны Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачты.
Владимир КОРНИЛОВ
Бу елның 1 сентябрендә районда 189 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 130 балага Болгар музей-тыюлыгының матур итеп бизәлгән фестиваль-вакыйгалар комплексында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында тиешле ярдәм күрсәтелде. Балаларны котларга дип беренче Президент белән бергә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова, Фоат Вәлиев, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар килде. Алар балаларны, әти-әниләрне, укытучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән ихластан котладылар, тырышып укуларын, илнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Беренче класска керергә җыенучы һәр балага канцелярия әйберләре белән мәктәп сумкасы, спорт костюмы, шулай ук "Занимательный путеводитель по Болгару и Свияжску для детей и родителей" буклеты тапшырдылар. Әлеге буклет Минтимер Шәймиев һәм республиканың "Яңарыш" Фонды идеясе белән бастырылган. Китапта мөһим тарихи вакыйгалар турында кызыклы мәгълүматлар бирелгән. Тантананы оештыручылар бу көн балалар күңелендә бары тик матур истәлекләр генә калдырсын өчен күп тырышкан. Алар өчен волонтерлар, яшь җырчылар һәм биючеләр катнашында күңел ачу программасы да әзерләгәннәр. Безнең райондагы бу хәйрия акциясен оештыруда "Алексеевскдорстрой", "Татнефтепром", "Бункер-трейд" җәмгыятьләре, "Спас оптторгы" берләшмәсе, "Сувар Б" җәмгыяте һәм башка коллективлар күп ярдәм иткән.
- Быел акциянең борынгы Болгар җирендә башлануы аеруча сөендерә, - диде Минтимер Шәймиев, - Болгарны торгызуда катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Тырышсак, барысын да булдырабыз!
Чара башланыр алдыннан яңа төзелеп килүче кунакханә комплексын карадылар. Елга вокзалы территориясендә узган киңәшмәдә безгә зур теплоходлар керә алсын өчен елга төбен тирәнәйтү белән бәйле мәсьәлә тикшерелде. Кунакханәне төзү эшләрен урындагы ландшафтны исәпкә алып, шул исәптән күлне саклап, алып барырга кирәклегенә басым ясалды. Биредә кунакханә комплексына иң яхшы исем уйлап табу буенча конкурс башлануы турында игълан иттеләр. Конкурста теләге булган һәр кеше дә катнаша ала. Ул 2015 елның 11 августыннан 1 ноябрьгә кадәр уздырыла.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев