Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җитмеш елда меңләгән белгеч әзерләнде

    Узган җомга көнне район Мәдәният йортында элеккеге 73нче һөнәри лицее, 5нче һөнәр-техник училищесы, механикалаштыру мәктәбе, хәзерге вакытта Спас тармак технологияләре техникумына җитмеш ел тулу уңаеннан зур тантана булды.

    Лидия Кострулева
    "Ярый әле, юбилейлар бар", - дип билгеләп үтте тантанада катнашучы кунакларның берсе. Бик дөрес сүзләр, чөнки мондый чаралар җәмгыятьнең игътибарын коллективның бүгенге тормышына җәлеп итеп кенә калмыйча, үткәннәргә әйләнеп кайтып, уку йортының үсешенә зур өлеш керткән укытучыларны искә төшерергә, ветераннарны рәхмәт хисләре белән искә алырга сәбәп булып тора. Бу юлы да шулай булды. Махсус әзерләнгән видеоязма, техникум укытучылары хоры башкаруындагы элеккеге җырлардан өзекләр тагын бер тапкыр тарихыбызны искә төшерде. Һәр буынның үз җырлары була...
    Исегезгә төшерәбез: механикалаштыру мәктәбе узган гасырның кырык дүртенче елында оештырыла. Фронтта канкойгыч сугышлар бара, авыл хуҗалыгында тәҗрибәле кадрларга зур кытлык сизелә. Шуңа күрә мәктәпнең беренче укучылары арасында күбесе хатын-кызлар булуы бер дә гаҗәп түгел. Аларга сугыш чорының кырыс таләпләре куела. Сугыштан соң да, сугыш елларында торгынлыкка төшкән хуҗалыкны күтәргәндә дә, кырларда уңыш өчен көрәш барганда да җиңел булмый. Бу уку йортын тәмамлаучылар шул еллардан бирле авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче төп көч булганнар. Аларның кайберләренә коллективны юбилей белән котларга мөмкинлек бирелде һәм алар видеоэкраннан чыгыш ясап, элеккеге остазларына рәхмәт әйттеләр.
    Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде, район өчен мондый һөнәри белем бирү учреждениесенең әһәмиятен билгеләп үтте. Безнең район кешеләреннән тыш, техникумда күрше төбәкләрдән килеп укучылар да күп. "Безнең район өчен бу техникум Мәскәү өчен МДУ кебек зур роль уйный, - диде район башлыгы.- Бүгенге яшьләргә монда хезмәт базарында бик кирәк булган һөнәр алырга мөмкинлек бирелгән. Монда укып чыгучылар төрле урыннарда эшлиләр, ә аларны тормышка бердәм һәм булдыклы коллектив хәзерләп чыгара..."
    Бүген коллективны җитәкләгән Надежда Гришина кунаклар алдында чыгыш ясап, барлык эшләрендә һәм башлангычларда уңышлар, яңа җиңүләр теләде. Бүгенге көндә техникум ... һөнәр әзерли, ә эшләү дәверендә барлыгы ... кеше белем алган.
    Техникумны юбилее белән котларга бу кичәдә сәхнәгә шактый кеше чыкты. Кунакларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Любовь Митрофанова, яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөдире Әхтәм Вәлиәхмәтов, кадет интеранат-мәктәбе завучы Любовь Палагина, техникум белән даими элемтәдә торган Казан технология университеты, Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясе вәкилләре, шулай ук Баулы, Нурлат, Алексеевск, Чүпрәле, Буа, Әтнә, Чистай, Актаныш районы һөнәри белем бирү учреждение вәкилләре котлады.
    Район башкарма комитетының элеккеге җитәкче урынбасары Николай Деманов, элеккеге училище директоры Николай Гурьев, элеккеге завуч Мария Прошина һәм башкаларның видеокотлауларын да тамашчылар җылы кабул иттеләр. Бәйрәм барышында коллективка бүләкләр тапшырылды, училищены тәмамлаган ветераннар, шул исәптән кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр дә бүләксез калмады. Бәйрәм өчен махсус әзерләнгән концерт программасы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Хорның ирләр һәм хатын-кызлар төркеме, вокаль-инструменталь ансамбль башкаруында җырларны, техникумның КВН командасы чыгышыннан өзекләрне, 1нче мәктәпнең, балалар сәнгать мәктәбе, "Чайка" приютының музыкаль котлауларын, "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык телевизион фестивале җиңүчесе һәм призеры Дарья Чудакованың чыгышын кайнар алкышладылар.
    Ә тантана ахырында сәхнәгә тәҗрибәле остазларының ярдәме белән студентлар үзләре пешергән зур бәйрәм торты алып чыктылар. Андагы шәмнәрне сүндерү хокукы Надежда Гришинага һәм бәйрәмгә Казаннан кайткан училищеның элеккеге директоры Николай Юнусовка бирелде.
    ...Хәзер техникум көндәлек мәшәкатьләр белән яши, ә бу бәйрәм аның тарихына алтын хәрефләр белән язылды.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: