Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ипи – тормышыбыз нигезе

Спас икмәк комбинаты җитештерә торган продукция ассортиментына күптән түгел берничә яңа төр икмәк-булка ризыклары өстәлгән.

Бу, беренче чиратта, мич төбендә пешерелә торган (подовый), авыл ипие һәм соры ипиләр. Соңгысы, мәсәлән, беренче сортлы оннан пешерелә, шуңа күрә бәясе дә кыйммәт түгел. Ә барлыгы икмәк комбинаты 10 төр ипи пешерә. Предприятие директоры Вера Борисова билгеләп үткәнчә, ачыткы белән пешерелә торган дарницкий ипие халык арасында аеруча зур популярлык казанган. Шуңа күрә ул башка төр икмәктән нык аерыла, чөнки соңгы вакытларда ипи пешерүчеләрнең күбесе төрле катнашмалар һәм тәмләткечләр кулланып эшли башладылар.
Хәзерге вакытта ипи пешерү белән шөгыльләнүчеләр күбәйде, шунлыктан икмәк комбинаты хезмәткәрләренә каты конкуренция шартларында эшләргә туры килә. Бу бер дә җиңел түгел. Шуңа карамастан, коллектив киләчәккә өмет белән карый, ипи - тормыш нигезе булуын һәрберебез яхшы белә.
Мәсәлән, Татьяна Синицынаның бөтен хезмәт юлы ипи комбинатында үткән. Ул - тәҗрибәле камыр басучы, үз бурычларын һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Макарон цехы мастеры Татьяна Нестерова бу урында ун ел эшли. Ул үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, цехның планны үтәве өчен көчен кызганмый. Ай саен цехта 2-2,5 тонна макарон әйберләре җитештерелә, алар арасында рожки, ракушка, вермишель, өй токмачы һәм башкалар бар. Продукцияне безнең районда гына түгел, Казан, Чистай шәһәрләрендә, Әлки, Иске Майна һәм башка районнарда да теләп алалар.
Рәсемнәрдә: Татьяна Нестерова (өстә) һәм Татьяна Синицына.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев