Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Быел да өметләр зурдан

    "Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары һәм белгечләре техниканы язгы кыр эшләренә оешканлык белән әзерлиләр.

    Олег ПАХОМОВ
    Хуҗалыкта югары җитештерүчәнлеккә ия булган куәтле тракторларга аеруча зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да, чөнки агрофирма карамагындагы 24 мең гектарга якын чәчүлек җирләренең өчтән бер өлешен нәкъ менә шул тракторлар белән эшкәртәләр дә инде. Бөртекне мәйданнарның күпчелек өлешенә энергияне саклау технологиясе нигезендә чәчәләр, шул ук вакытта традицион ысулны да кулланалар.
    - Бу шактый гектарда туфрак әзерләү һәм чәчүне тиз арада башкарып чыгарга ярдәм итә, - ди отряд җитәкчесе Алексей Андронов. - "Джон Дир" ярдәмендә, мәсәлән, тәүлегенә 200 гектар җирне дискларга яки 150 гектарда чәчү чәчәргә була. Шуңа күрә язын әлеге комплексларга зур өметләр баглыйбыз.
    Агрофирманың машина-трактор паркындагы мәйданчыкта ике "Нью Холланд", бер "Джон Дир" тракторын һәм аларның тагылма комплексларын ремонтлауны тулы көч белән алып баралар. Механизаторлар аларны кыштан ук әзерли башлаган. Бүген биредә эшләрнең кызган чагы.
    Ямбактыдан Раил Хәйруллин белән Тукайдан Рәфыйк Хәбибуллинның мәшәкатьләре җитәрлек. Тракторларга техник хезмәт күрсәтү өчен алай артык күп вакыт таләп ителмәгән үзе. Кызу эшләр чорында бу чит ил машиналары 15 мең гектарга кадәр җир эшкәртсә дә, шактый ышанычлы, механизаторларны ватылып йөдәтмиләр. Раил белән Рәфыйкның "Джон Дир" тракторлары сигез елдан бирле сынатмый эшли. Бу вакыт эчендә бер тапкыр гына арткы күперчеккә капиталь ремонт ясалган. Ә менә тагылма агрегатларны тиешле тәртипкә китерү өчен шактый вакыт таләп ителә. Туфрак эшкәртү агрегатларының дискларын, мәсәлән, бер ел-ел ярым дигәндә алыштырырга кирәк. Механизаторлар якын араларда чәчү комплексын, "Сэлфорд" һәм "Рубин" агрегатларын да әзерлек сызыгына куярга тиеш.
    Гусихадан килгән Александр Башкиров быел басуда утыз сигезенче язын каршыларга җыена. Тәҗрибәсе зур булса да, механизаторны кайбер уйлар борчый: бу яз ничек килер, ул игенчеләрне сөендерерме? Александр Борисович әле дә булса абыйсы Николай Николаевич Заварихин белән язгы басуда беренче тапкыр туфрак культивацияләвен аермачык хәтерли. Беренче хезмәт нәтиҗәләре өчен ул чакта ничек кайгырган булса, әле дә эш өчен борчыла. Иж-Борискинодан Юрий Марготнов белән бергә алар "Нью Холланд" тракторын һәм "Санфлауэр" дискаторын басуга чыгарга әзерлиләр. Быел да сынатырга уйламыйлар.
    Урта Йорткүлдән Ринат Гәрәев та "Нью Холланд" тракторын ремонтка ышанычлы әзерли. Ярдәмчесе белән двигательне сүтәләр. Шушы араларда дилер фирмасыннан белгечләр килеп эшкә керешергә тиеш. Ринат "Флексиойл" чәчү комплексын да ремонтлый.
    - Эш график буенча алып барыла, - ди отряд җитәкчесе. - Бөтен шартлар тудырылган: бездәге ремонт базасы яхшы, квалификацияле белгечләребез дә җитәрлек. Механизаторларны вахта автобусы йөртә, эшкә үзләренең җиңел машиналары белән килүчеләр дә бар, аларга бензин бирелә. Механизаторларны көн саен кайнар аш белән сыйлыйлар. Техниканы яхшы сыйфат белән әзерләп, кыр эшләренә җиң сызганып керешербез, дип уйлыйм.
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: