Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Болгарга югары кунаклар килде

Бу атнада Борынгы Болгар республика башкаласына спортның су төрләре буенча ХУ1нчы дөнья чемпионатына килгән кунакларны кабул итте.

Сишәмбе көнне музей-тыюлыкка Бөтенсоюз дәүләт телерадиокомпаниясе Генераль директоры Олег Добродеев белән бергә региональ департамент җитәкчесе Рифат Сабитов һәм республиканың Татмедиа матбугат һәм массовый коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов килде. Кунаклар тыюлыктагы тарихи истәлекләр белән таныштылар, шәһәрдә төзелүче бассейнда, күпфункцияле үзәктә, кинотеатрда һәм "Олимп" универсаль спорт залында булдылар.

Икенче көнне Болгарга милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фахад Әл Сабах (Кувәйт) килде. Аны район башлыгы Камил Нугаев каршылады һәм озатып йөрде.

Борынгы Болгар кунакларда онытылмас тәэсирләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев