Кичә шәһәрнең үзәк мәйданындагы район элемтә бүлеге янында иртәдән үк зур җанлылык сизелде. Биредә "Таттелеком"ның Спас элемтә бүлегендә ремонттан соң сату һәм хезмәт күрсәтү офисы яңадан эшли башлады.
Бу бина1999 елда үк төзелгән иде, шуңа күрә аңа ремонт һәм заман таләпләрен исәпкә алып шактый яңарту таләп ителде. Менә "Таттелеком"ның үз акчасы исәбенә үткәрелгән капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң, хезмәт күрсәтү һәм сату бүлеге күркәм төс алды.
Яңартылган офисны ачу тантанасында Әлмәттән килгән профессиональ артистлар катнашты. Аларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Офисны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, Алексеевск районара электр элемтәсе узелы башлыгы Дмитрий Саурин һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Алар коллектив тормышындагы әлеге күңелле вакыйга белән котладылар.
- Хәзерге вакытта бу халык өчен бик кирәкле хезмәт, - диде район башлыгы үзенең котлау сүзендә. - Безнең бөтен район халкы бу кампания хезмәтеннән һәм хәзерге заман технологияләреннән файдалана. Безнең элемтә, Интернет челтәре, телевидение яхшы эшли. Хәзерге заман тормышын болардан башка күз алдына да китереп булмый. Сезгә киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар телим!
Спас РУЭС җитәкчесе Әсхәт Садриев коллектив киләчәктә дә үз эшен җиренә җиткереп башкарыр, район халкы хәзерге заман казанышларыннан файдалана алсын өчен тормышка яңа технологияләр кертер, дип ышандырды.
Ә бәйрәмне алып баручылар тамашачылар арасында төрле конкурслар, викториналар, лотереялар оештырдылар. Мәсәлән, тамашачылар "Таттелеком" кампаниясе халыкка нинди хезмәтләр күрсәтә?", "Таттелеком"ның логотибы нинди?", "Радио көне кайчан билгеләп үтелә?" дигән сорауларга җавап бирделәр.
Әлеге бәйрәм балалар өчен күңел ачу-уен программасы белән тәмамланды. Алар күңелле итеп төрле төстәге шарлар очырдылар, уеннарда канаштылар.
Бу көнне тамашачыларның берсе дә бүләксез калмады. Конкурсларда һәм уеннарда катнашкан һәр кеше "Таттелеком" кампаниясеннән бүләкләр алды.
Хуҗалар да, кунаклар да бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралыштылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев