Көн темасы
Безнең тәрбияче – иң яхшысы!
Кадет интернат-мәктәбе командир-тәрбиячесе Александр Кузовкин ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасында балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсында гран-при алды.
Балигъ булмаганнар арасында караучысыз калуны кисәтү, алар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм гаилә, балачакны яклау буенча Конституция хокукларын тормышка ашыру максатында үткәрелә торган бу конкурс өч этаптан тора. Безнең...
Кадет интернат-мәктәбе командир-тәрбиячесе Александр Кузовкин ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасында балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсында гран-при алды.
Балигъ булмаганнар арасында караучысыз калуны кисәтү, алар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм гаилә, балачакны яклау буенча Конституция хокукларын тормышка ашыру максатында үткәрелә торган бу конкурс өч этаптан тора. Безнең район вәкиле аларның барысын да үтә алды. Нәтиҗәдә финалга 22 тәрбияче чыкты. Жюри тәрбияченең һөнәри осталыгын, тапкырлыгын, фикерләү һәм оештыру сәләтен бәяләде. Интернат-мәктәптә өч ел эшләүче Александр Кузовкин барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыкты. Конкурсантлар жюри игътибарына визит карточкаларын, яшүсмерләр белән эшләүнең шәхси планнарын тәкъдим иттеләр, стандарт булмаган педагогик хәлләрдән чыгу юлын эзләделәр, үзләре тәрбияләгән яшүсмерләрне дә мавыктыра ала торган хоббилары турында сөйләделәр.
"Казан" Милли мәдәни үзәгендә үткән бүләкләү тантанасында ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Безнең район җиңүчесен диплом һәм плазма телевизор белән бүләкләделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев