Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Балаларын тигезлектә үстерсеннәр

Танюша… Татьяна… Танечка… Александр Дряхлов үз хатынына әнә шулай ягымлы итеп эндәшә. Бергәләшеп үзләренең дүрт улларын һәм Александрның ике сеңлесен - Евгения белән Дарьяны үстерәләр.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Татьяна бу якты дөньяга сеңлесе Аня белән бер үк көнне туган, еллары гына төрле. Әтисе кызларына аваздаш, бер төрле яңгырый торган исем кушкан. Бу исемне Татьяна үзе дә бик ошата, чөнки иркәләп, назлап та әйтергә була. Татьяна фикеренчә, ничек кенә әйтсәң дә, мәгънәсе һаман шул ук кала. Бу исемнән яшьлек хисе, ниндидер күркәмлек бөркелеп тора. Студентларның нәкъ менә шул көнне үз бәйрәмнәрен билгеләп үтүләре дә очраклы түгел.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Татьяна шәһәрдәге лицейда укып аш-су әзерләү остасы-кондитер белгечлеге үзләштерә. Александр белән танышкач, бераздан гаилә төзеп җибәрәләр. Аннары беренче уллары Кирилл туа. Банктан бирелгән ссуда акчасына яшьләр йорт алып, аны төзекләндерә башлыйлар. Александрның кулы алтын, нәрсәгә генә тотынса да, булдыра торган кеше. Үзе эшли торган машинасын да гел төзек тота.

Александрның әнисе фаҗигале төстә үлгәч, сеңелләрен "Чайка" балалар йортына тапшыралар. Беркадәр вакыттан соң яшь гаилә кызларны үз яннарына ала. Унбер яшьлек Евгения белән биш яшьлек Дарьяне бүген гаиләнең тулы хокуклы әгъзалары дип әйтергә була. Сүз дә юк, кызлар баштарак Татьянага шактый мәшәкать тудырган. Әйе, балалар әниләрен югалту кайгысын бик авыр кичергәннәр. Өстәвенә, Татьяна үзе дә яшь. Бер тергезгән гаилә учагының утын сүндермичә саклап калу өчен ирле-хатынлы Дряхловларга барысын да акыл белән хәл итәргә, түземле һәм сабыр да була белергә туры килгән.

Бераздан Дряхловлар гаиләсендә тагын бер баһадир - Матвей туа. Менә шунда Евгения белән Дарьяның кул астына керә башлавын күреп, Татьяна чиксез сөенә! Александр да әзергә-бәзер булып утырмый, җиң сызганып йортын зурайта башлый. Йортка терәп янкорма төзи, аны тулысынча кирпеч белән "тышлап" куя. Кухня белән йокы бүлмәләре - барысын да иркен, җайлы итеп Александр үзе ясаган. Хәзер инде аларның йорты бик зур, анда барлык уңайлыклар да тудырылган.

Дряхловлар беркайчан кеше ялламый. Мунчалары бар, бакчалары шактый зур. Гаиләне туендыру өчен дуңгыз, кош-корт асрыйлар. Табыныңда ризык торсын дисәң, тырышлыгыңны кызганмаска кирәклеген алар яхшы белә. Александр үзе дә ишле гаиләдә үскән - җиде бала арасында ул иң олысы. Сеңелләре һәм энекәшләре, шулай ук балалары өчен ул һәр эштә үрнәк булып тора. Хәзер Евгения Чистай техникумында укый, Татьянаны әни дип йөртә. Ә менә Даша өчен ул бары Таня гына. Беренче класста укучы Кирилл әтисе кебек машина йөртүче булу турында хыяллана. Ул һәм өч яшьлек Матвей йөк машинасына утырып йөрергә яраталар. Дүрт ай элек туган игезәкләр Макар белән Егор командировкадан кайтучы әтиләренә сабыйларча куаналар. Татьяна да иренең кайтуын түземсезлек белән көтә. Аңа бит балаларны караудан тыш әле йортны да тиешле тәртиптә тотарга кирәк. Әмма аның беркайчан да зарлануын ишет-мәссең. Ничек барысына да өлгерә икән, дип гаҗәпләнеп куясың. Тормышта төрле хәлләр килеп чыкса да, ул киләчәккә өмет белән карый, тормыш сукмагыннан янәшә атлаучы иренең нинди зур таяныч булуын һәрдаим тоеп тора. Янында бәгыръ җимешләре - балалары барында борчу-мәшәкатьләр дә онытыла кебек. Алты бала тәрбияләп үстерүче Дряхловлар гаиләсенең бәхете һәрчак ташып торсын, алар йортының тәрәзәсен кайгы җиле какмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татьяна Күп балалы гаилә