Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ак мәчеттә – Корбан гаете

    Кичә дөньядагы барлык мөселманнар иң зур бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Бу уңайдан Болгар шәһәренең Ак мәчетендә бәйрәм намазы булды.

    Тәлгат Җамалетдинов

    Иртәнге алтыга мәчеткә инде шактый халык җыелган иде. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык мөселманнарны бу зур бәйрәм белән котлап, вәгазь сөйләде. Халыкны шулай ук бәйрәмгә махсус килгән кунак - Татарстан Республикасы Премьер-министры Васил Шәйхразиев, район башлыгы Камил Нугаев котлады.

    - Сезне чын күңелдән бу изге бәйрәм белән тәбрик итәм, - диде Васил Гаяз улы. - барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим, күңелләрегездә кешегә шәфкатьлелек, игелек хисе сүнмәсен...

    Барлык мөселманнар да җир шарында тынычлык һәм иминлек булсын, төрле милләт һәм дин кешеләре дус-тату яшәсен өчен дога кылдылар. Догалары кабул булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: