Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Үзгәрешләр кертелде

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды законнарына үзгәрешләр кертелде.

Барыннан да элек, дип билгеләп үтә персонификацияле учет бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева, иминият взносларының билгеләнгән күләме дигән төшенчә кертелде. Элек шәхси эшмәкәрләр аны иминият елы бәясеннән чыгып түләделәр, ул финанс елы башына хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 12гә һәм тиешле тарифка тапкырлап билгеләнде. Хәзер взнос күләме ике МРОТтан чыгып исәпләнә - ул 5205 сум тәшкил итә. Бу сан 2гә, тиешле тарифка һәм 12гә тапкырлана. Шулай итеп, 2013 елда эшмәкәрләр Пенсия фондына 32479,2 сум акча күчерергә тиеш була. Федераль медицина иминиятләштерү фондына билгеләнгән взнос күләме 3185,46 сум тәшкил итәчәк.
Эшмәкәрләр өчен билгеләнгән иминиятләштерү взносларын түләмәскә мөмкин булган чор билгеләнде. Монда хәрби хезмәт һәм аңа тигезләштерелгән хезмәтне үтү; хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләренә эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган урыннарда контракт буенча хезмәт итү чоры; 1,5 яшькә кадәр бала карау, 1 группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшькә җиткән кешене карау вакыты; башкарма хакимият вәкиле буларак, ир белән хатынның чит илдә яшәү чоры керә.
Аерым категория кешеләр өчен иминиятләштерү взносларының өстәмә тарифлары кертелгән. Картлык буенча хезмәт пенсиясе ирләргә - 60 яшь, хатын-кызларга 55 яшь тулмаганда билгеләнгән очракта, эш бирүчеләр хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлешен финанслау өчен өстәмә взнослар түләргә тиеш булачак. Түләү иминиятләштерү взносларын исәпләү өчен чикләнгән база күләмен (бу сумма яңа елдан артып, 568000 сум тәшкил итә) исәпкә алмыйча башкарыла.
Патент системасын кулланып түләүчеләрнең күпчелеге өчен салым түләүнең гадиләштерелгән системасындагы кебек, иминиятләштерү взносларының киметелгән тарифлары билгеләнгән. Ләкин биналарны арендага бирүче, сәүдә итүче һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр взносларны билгеләнгән тарифлар буенча түли. Мәҗбүри иминиятләштерү буенча иминиятләштерү взнослары күләменә патент бәясен киметү күздә тотылмаган.
Иминиятләштерелгән затларга мәгълүмат хатлары җибәрелми. Шулай да һәр иминиятләштерелгән кешегә шәхси счеты турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге бар. Бу мәгълүматны эш бирүчедән (ул Пенсия фондына отчет тапшырганнан соң, бу турыда үзендә эшләүчеләргә хәбәр итәргә тиеш), елына бер тапкыр махсус мөрәҗәгать буенча Пенсия фонды идарәсеннән, дәүләт хезмәтләре порталыннан, шулай ук гражданнарның универсаль электрон карталары аша проект дәрәҗәсендә белергә мөмкин.
Иминиятләштерүчеләрнең кайбер категорияләре өчен (авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, инвалидлар, массакүләм мәгълүмат чаралары) иминиятләштерү взносы тарифлары үзгәртелде.
Барлык сораулар буенча Пенсия фонды идарәсенә 3-01-48 телефоны буенча яки ТР Пенсия фонды идарәсе бүлеге http://www.frrt.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев