Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Компенсация урынына түләү

РФ Президенты Карары нигезендә, инвалид балаларны караган өчен ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) түләү хәзер 5,5 мең сум булачак һәм агымдагы елның 1 гыйнварыннан яңадан исәпләнеп түләнәчәк.

Элек бу сумма компенсация дип аталды, аның суммасы 1200 сум тәшкил итте. Туганы булмаган, шулай да 18 яше тулмаган инвалид балаларны яки балачактан беренче группа инвалидларны карап торган хезмәткә яраклы булса да, эшләмәүче гражданнар өчен түләнә торган айлык сумма шулкадәр үк - 1200 сум кала. Айлык түләүне Пенсия фонды элек түләнә торган компенсация урынына гариза бирмичә генә билгели.
1 март мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә безнең районда 92 инвалид бала һәм 43 балачактан беренче группа инвалид яши. Аларны 45 ата-ана һәм 3 опекун карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев