Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Игенчеләр башкарган эшкә нәтиҗә ясый

Район хуҗалыклары бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларны җыеп бетерде диярлек. Тулай җыем 73970 тонна тәшкил итә, аларның 20750 тоннасы - сабан бодае, 20140 тоннасы - арпа, 17270 тонна - көзге бодай, 7540 тонна - арыш, 3870 тонна - солы, 1460 тонна - карабодай, 1150 тонна - борчак, 1110 тонна -...

Район хуҗалыклары бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларны җыеп бетерде диярлек.
Тулай җыем 73970 тонна тәшкил итә, аларның 20750 тоннасы - сабан бодае, 20140 тоннасы - арпа, 17270 тонна - көзге бодай, 7540 тонна - арыш, 3870 тонна - солы, 1460 тонна - карабодай, 1150 тонна - борчак, 1110 тонна - вика, 680 тоннасы тары. Быел иң югары уңыш арпадан алынган - гектарыннан уртача 21,8 центнер чыккан.
Зур хуҗалыклар арасында иң яхшы нәтиҗәләргә - "Востокзернопродукт "Болгар" (16400 тонна) хуҗалыгы, крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында Александр Планин (3900 тонна), Сергей Юрков (3600), Фәргат Мөхәммәтов (3 мең тонна чамасы) хуҗалыклары иреште.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында тулы көч белән уҗым культуралары чәчү һәм туфракны язгы чәчүгә хәзерләү бара. "Болгар Арыш" хуҗалыгында югары җитештерүчән чәчү агрегатлары ярдәмендә 1500 гектар мәйданда орлыкны җиргә иңдергәннәр. Район буенча уҗым культуралары 8400 гектарда чәчелгән, бу планның 41 процентын тәшкил итә.
Язгы чәчүгә хуҗалыклар 30,5 мең гектар чамасы җирдә туфрак хәзерләгәннәр, бу барлык мәйданнарның яртысыннан бераз кимрәк. Бу эш белән "Востокзернопродукт "Болгар" хуҗалыгында аеруча актив шөгыльләнәләр. Анда инде 8670 гектар җир эшкәртелгән, шуның 2 мең гектар чамасы - махсус тирән сукалый торган җайланма ярдәмендә, бу туфракның удырышлы катламын яңартырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район басуларында