21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Аксубайдан – призлар белән!
"Таткоммунэнерго" производство берләшмәсе җәмгыяте призына самбо буенча IIIнче республика турнирыннан яшь көрәшчеләребез гомумкоманда кубогы, бер алтын, бер көмеш, дүрт бронза медальләр һәм акчалата призлар алып кайттылар.
-
Ришат Сәгыйров – җиңүче
"Кызыл Шәрык" Агро җәмгыяте призына билбау көрәше буенча бишенче ачык турнирда катнашып, Болгардагы 1нче урта мәктәп укучысы Ришат Сәгыйров җиңүче булды. "Алинә" универсаль спорт залына республиканың алты районыннан 150 ләп спортчы җыелды. 1997-1998 елларда туган спортчылар арасында 68 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән Ришатка җитди көндәшләренә каршы торырга туры килде. Шулай...
-
Бәяләр бәйдән ычкынды
Яңа ел башында ук товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бәяләр сизелерлек үзгәрде.
-
Пенсия – яңа кагыйдәләр буенча
Агымдагы елның гыйнвар аеннан мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында кешеләрнең пенсиягә хокукларын формалаштыру һәм пенсияне исәпләүнең яңа кагыйдәләре кертелде. Бу турыда ПФР идарәсенең ТР Спас районы бүлеге җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева сөйли.
-
Аттестация үттеләр
Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре чираттагы аттестацияне уңышлы үтте. Кызлар һәм малайлардан шактый җитди имтихан алу өчен Өчкүл урта мәктәбе спорт залына Татарстан Республикасының сугыш сәнгате милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский үзе килде. 14 каратэчы остазлары каршына чыгып, дөрес итеп сугу, хәрәкәт итү һәм башка күп кенә алымнарны...
-
Бәла аяк астында
Кузнечиха авылы янындагы машина юлында булган авариядә бер яшь ир-ат зыян күргән. Машинасы ватылгач, ул юл кырыена туктап, техникасын ремонтларга тотынган. Бу мәлне трассаны кардан чистартып килүче юл хезмәтенең йөк машинасы үткән. Җиңел машинаны күрмичә, ул аны машина чүмече белән кюветка алып ташлаган. Авария нәтиҗәсендә җиңел машина хуҗасының сәламәтлегенә зыян...
-
Кырыс җәза көтә
Хатын-кызларны кыйнаган өчен ике кешегә җавап тотарга туры киләчәк. Беренче очракта Антоновкада яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз зыян күргән, аны туганы кыйнаган һәм үтерү белән янаган. Бу ир-атка каршы җинаять эше ачылган. Икенче очракта шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызны бергә яшәүче никахсыз ире кыйнаган. Нәтиҗәдә хатынның сәламәтлегенә зыян килгән. Иренең инде моңа...
-
Утраудагы фаҗига
Әҗмәрдә яшәүче берәүгә карата РФ Җинаятьләр кодексының "Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу" 111нче маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ир-ат үзенең танышын үтерүдә гаепләнә. Җинаять Идел акваториясендәге утрауларның берсендә булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, балыкчылар станында каравылчы булып эшләүче ике таныш кичен бергәләшеп эчәләр. Аннары араларында бәхәс чыгып, сугышып китәләр. Нәтиҗәдә бер...
-
Күргәзмәгә старт бирелде
Яңа ел алды бәйрәм көннәрендә үзәк китапханәнең уку залында 2015 елның әдәбият юбилейлары күргәзмә-марафонына старт бирелде. Бу ел Россиядә, билгеле булганча, Әдәбият елы дип игълан ителде. Әлеге күргәзмәнең максаты - укучыларның интеллектуаль потенциалын ачу, аларның иҗат мөмкинлекләрен барлау, өлкән класс укучыларын алда торган имтиханнарга әзерләү. Марафон барышында берничә этап аша...
-
Малайлар күбрәк туган
Узган ел безнең районда йөз ир бала һәм сиксән бер кыз бала дөньяга килгән. Районның ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, өченче ел белән чагыштырганда, 2014 елда ун бала кимрәк туган. Кайбер әти-әниләр балаларына Василина, Катерина, Алиана, Степанида, Хәниф кебек сирәк исемнәрне сайлап алган. Ә менә Арсений, Самира, Елизавета исемнәре еш...
-
Үз хокукларыңны яклый белергә кирәк
Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия үз эшен активлаштыра. Аның алдына шәһәрдә һәм район авылларында рәсми булмаган рәвештә эшләүчеләрнең санын киметү мәсьәләсе куелган. Хәзерге вакытта яшәү минимумы 6420 сум тәшкил итә. Кешеләр социаль ярдәм алу өчен тапшырган белешмәләрдән күренгәнчә, кайбер оешмалар үз хезмәткәрләренә бу сумманы түләми...
-
Кешеләр актив катнашты
Газетабызның алдагы саннарында хәбәр ителгәнчә, якшәмбе көнне шәһәрдә һәм кайбер авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үткәрелде.