19 июнь 2014 яңалыклары
-
Берлинны алган сугыш батыры
Газетада хәбәр ителгәнчә, күптән түгел почта һәм электр элемтәсе бинасына Бөек Ватан сугышы ветераны Илья Степанов истәлегенә мемориаль такта куелды. Төрле вакыйгаларга бай, тулы канлы тормыш белән яшәгән бу кешене күпләр әле дә җылы сүзләр белән искә ала.
-
Авыр сынаулар үтеп
Яшьлекләре сугыш елларына туры килгән кешеләр авыр сынаулар үттеләр, ачлыгын һәм ялангачлыгын күп күрделәр. Безнең шәһәрдә яшәүче Мария Аверина шундыйларның берсе.
-
“Бу хәлләрнең чын булуына ышанасы килми…”
Хәзерге вакытта Украинада барган хәлләргә борчылмаган кеше юктыр. Ләкин телевизордан репортажлар карау, ул хакта газеталардан уку - бер нәрсә, ә бу хәлләрнең шаһите булучылар, бигрәк тә качаклар белән сөйләшү, бөтенләй икенче нәрсә. Сугыш качаклары безнең районга да кайтты.
-
Каты җәза бирелде
Красная Слобода авылы кешесен унҗиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрүгә хөкем иткәннәр. Бу турыда район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин хәбәр итте. Каты исерек килеш, бу ир-ат бер кешене үтергән һәм тагын ике кешене үтерү белән янаган. Тикшерү барышында аның гаебе тулысынча расланган. Суд җинаятьне аеруча авыр...
-
Кем нинди һөнәр сайлый?
Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре булачак. Мәктәпне тәмамлаган яшьләр быел нинди һөнәр сайлар икән?
-
Гөлсирин – иң яхшы тәрбияче
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү буенча шәһәрнең "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова иң яхшы тәрбияче дип табылды. Республика күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы ике телле балалар бакчасы" һәм "Елның иң яхшы балалар бакчасы" конкурсларында катнашып, ул әнә шундый югары бәя алды. Йомгаклау тантанасы 18 июньдә Казанда ТР премьер-министры урынбасары...
-
Түләүсез юридик ярдәм
27 июньдә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә. Ул "Россия юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде. Түләүсез юридик ярдәм РФ Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, партиянең район (шәһәр) бүлекләре кабул итү бүлмәләрендә, ТР Җәмәгать палатасында һәм башка урыннарда күрсәтелә. Пунктлар...
-
Истә калырлык смена
Кадет интернат-мәктәбенең унбиш укучысы "Батыр" лагерының беренче сменасында ял итте. Ул инде икенче ел бу учреждение базасында эшли. Ял итү программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән. Укучылар Болгар музей-тыюлыгында, беренче шәһәр мәктәбе музеенда булганнар. Биләргә сәяхәт вакытында да балалар туган як тарихы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алганнар. Рус шигърияте...
-
Льготалы юлламалар буенча
Ундүрт укучы Чистайның "Разодлье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында дәвалау курсы үтеп, сәламәтлекләрен яхшыртып кайттылар. Бу ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша алынган льготалы юлламалар аркасында мөмкин булды. Ә ата-аналарга тиешле документларны тутырырга "Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге булышты. Күп балалы гаиләдән тагын егерме бала хәзер "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә...
-
Язылу кампаниясе тәмамлана
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу өчен аз гына вакыт калып барса да, күпләр әле язылырга ашыкмыйлар. Район элемтә бүлеге мәгълүматлары буенча, әлегә безнең район газетасына 2700 кеше язылган, бу биремнән азрак. Даими басмаларга бәяләрнең күтәрелүе күпләрне куркытса да, күнегелгән газета-журналлардан башка яшәү күңелсез булачагын онытмаска кирәк. Ә шәһәрдә яшәүчеләр...
-
Печәнгә чыгарга яңгырлар комачаулый
Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы печән чабу эшенә ике атна элек керешкән иде. Ләкин озак көтеп алган яңгырлар бу эшләрне әлегә туктатып тора. Шуңа карамастан, эспарцет һәм люцерна чәчелгән мәйданнарның яртысы инде чабылып беткән, барлыгы хуҗалыкта ул 105 гектар җир били. Печәннең бер өлешен яңгырлар башланганчы төргәкләргә җыеп куярга өлгергәннәр. Хуҗалык...