4 декабрь 2013 яңалыклары
-
Мәрхәмәтле кешеләр арасында яшиләр
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кеше төрле сәбәпләр аркасында килеп эләгә. Бүгенге көндә монда 58 кеше бердәм гаилә булып яши, аларның 46сы - инвалид. Күпләр балачактан инвалид...
-
Ана – бөек исем
"Бәхет илен" әнкәй корган булган Үзем әни булгач аңладым... Әниләр көне уңаеннан авыл клубында үткәрелгән кичә әнә шундый шигъри юллар белән башланды. Бу көнне кунакка без иң кадерле кешеләребезне - кыз-уллар, оныклар үстергән бөек затларны чакырдык һәм ул күңелле итеп табын янында оештырылды. Табын тулы сый-нигъмәт, аларны да әниләребез үзләре...
-
Җире бар – хуҗасы юк
"Безнең өебез янында җир биләмәсе бар. Анда ташландык йорт тора, биредә унбиш еллап беркем яшәми. Бакчаны чүп үләне каплаган, агач койма күп урыннарда череп ауган, шуңа күрә участокта тавыклар да, хуҗасыз этләр дә, чит кешеләр дә йөри. Йортка исерекләр ияләшеп, анда тәртипсезлек ясамагайлары, дип куркабыз. Җирнең хуҗасы барын да беләбез....
-
Битарафлык бәласе
Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, районда өч ай эчендә көтүлекләрдән җиде сыер һәм үгез урланган. Җинаять кылучылар әлегә билгеле түгел. Моннан тыш, юлда машинага бәрелеп дүрт терлек үлгән, машиналарга җитди зыян килгән. Хуҗалар үз терлекләренә тиешенчә күз-колак булсалар, урлашулар да, аварияләр дә булмас иде. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тагын бер кат...
-
Авылдагы фаҗига
Красная Слобода авылы кешесе бер хатын-кызны үтерүдә һәм ике кешегә авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнә. Башта ул исерек килеш элек бергә яшәгән хатын-кызның өенә килә. Көнләшү аркасында ике арада килеп чыккан тарткалаштан соң ул кулына пычак алып, хатынга берничә тапкыр кадый. Нәтиҗәдә хатын-кыз аңына килмичә үлә. Аннары бу ир көндәшен...
-
Күңел түрендә саклана
Ни кызганыч, вакыт үткән саен, Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калып бара. Шулай да һәр Ватан сакчысы, һәр тыл хезмәтчәне турындагы истәлекләрне без күңел түрендә кадерләп саклыйбыз.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Ветеринария лабораториясе табиб-серологы Исхакова Наталия Анатольевнага, Спас районы ветеринария берләшмәсенең шәһәр участок ветеринария лечебницасы мөдире Петрова Зоя Александровнага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте белдерелде. Аларның агропромышленность комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәтләре шулай югары бәяләнде.
-
Туган як тарихы һәм террорлык куркынычы турында
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре күптән түгел генә Урта Йорткүл мәктәбендә кунакта булдылар. Алар укучылар һәм укытучылар алдында "Идел Болгары илендә медицина" һәм "Террорлык бүген" дигән темага лекцияләр укыдылар. Моннан тыш, Болгар дәүләтенең барлыкка килүе турында фильм тамашачыда зур тәэсир калдырды. Укучылар музей хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
-
Аның укучылары сынатмады
Безнең яшь спортчы Данил Кузьмичев СССРның спорт мастеры Әнәс Шәрәфетдинов истәлегенә унсигезенче республика турнирында өченче урынны алды. Ул 42 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясады, бу ярышларда 2000-2001 елда туган яшүсмерләр катнашты. Аңа диплом, медаль, кубок һәм акчалата премия тапшырылды. Бу ярышларда катнашкан безнең башка спортчылар да призерлардан аз гына...
-
Мәктәпләргә ярдәм итәләр
Антоновка авылында яшәүче Александр Маркин койма кору өчен төзелеш материаллары сатып алуга туган мәктәбенә биш мең сум акча биргән. Бу гамәле белән ул "Туган мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә катнашты. Ә Өчкүл мәктәбендә бу акция кысаларында дүрт меңгә якын акча җыелган һәм аңа класс-кабинетлардагы язуларны алыштырганнар. Мәктәп укытучылары ярдәм күрсәткән барлык...
-
Ашыгырга кирәк
Район социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә тоткан өчен өстәмә компенсация билгеләү турында гаризаларны бүгенге көнгә барлык ата-аналарның яртысыннан азрагы гына җыеп биргән. Шуны да онытмагыз, декабрьнең егермеләренә субсидияләр билгеләү өчен мәгълүматлар Казанга тапшырылачак. Документларны вакытында җыеп бирә алмаучылар акча алмаячак. Исегезгә төшерәбез, балаларны бакчага йөрткән өчен түләү...
-
Киләчәккә ышаныч белән
Соңгы берничә елда Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бу үзгәрешләр продукция җитештерүне тагын да арттыруга ярдәм итә.