27 март 2013 яңалыклары
-
Бездә аны белмәгән кеше юк
Талантлы режиссер, актер, менә дигән оештыручы, музыка укытучысы, күп кенә уен коралларында оста уйнаучы, агачны кисеп төрле әйберләр ясаучы - бу сыйфатларның барысы да бер кешегә карый һәм бездә аны белмәүчеләр юктыр. Сүз күптән түгел генә үзенең юбилеен билгеләп үткән Василий Кощеев турында.
-
Хезмәтләрен лаеклы бәяләп
Өченче көн мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.
-
Авырлыклар берсе дә онытылмый
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев Никольск авылында яшәүче Мария Кирюхинаны 90 яшь тулуы белән җылы котлады.
-
“Наркоконтроль тыңлый!”
18 марттан 28нә кадәр Татарстанда "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!"Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы үткәрелә.
-
Язгы ташулар башланды
Язгы ташу сулары кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта зур куркыныч та алып килә.
-
Юлда йөри белмәсәң
Шәһәрдәге юл-транспорт авариясендә ике машина йөртүче һәм пассажирлар җитди зыян күрәләр. Машина йөртүчеләрнең берсе каршы як полосасыннан килүче машинага юл бирмәгән. Авариягә эләккән кешеләрне хастаханәгә салганнар. Хәзерге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү бара.
-
Бәхәснең аяныч нәтиҗәсе
Ике арада чыккан ачуланышудан соң, егет кызга пычак белән кадый һәм аны хастаханәгә китерәләр. Юктан гына ачуланышып, ярсып киткән егет пычак алып, кызның күкрәгенә кадый. Хәзер ул тикшерү изоляторында суд хөкемен көтә.
-
Кунакларның төрлесе була
Үз йортында оештырган бәйрәмнән соң, шәһәрдә яшәүче берәү кыйммәтле кәрәзле телефоны һәм акчасы югалуын белә. Ул моны кунаклар чыгып киткәч күреп алган. Хәзерге вакытта угрыны полиция хезмәткәрләре эзли.
-
Яңа җитәкчеләр
Россия федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең ТР Спас районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе итеп Рәис Мулиев билгеләнде. Соңгы вакытта ул Казан шәһәренең оператив кизү торучы махсус бүлегендә тәртип саклау буенча (группа быстрого реагирования) суд приставы вазифасын башкарган. Аннан алда җитәкче вазифасын башкарган Сергей Тюнев эштән үз теләге белән азат ителде....
-
Спартакиаданың яңа лидеры
Программага кертелгән спорт төрләрендә җиңеп чыгып, узган шимбә көнне район үзәк хастаханәсе һәм МЧС берләшкән командасы шәһәр спартакиадасының гомуми зачетында беренче урынны алды.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыяте тракторчысы Нургалиев Илдус Зөфәр улы Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның торак-коммуналь системасында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде. * * * Россия Саклык банкының 4678/047нче Алексеевск бүлеге өстәмә офисы җитәкчесе Нугаева Юлия Николаевна "Россия Саклык банкы" ААҖнең 8610нчы "Татарстан банкы" бүлеге Мактау...
-
Яшел дустыбыз турында
Кадет мәктәбенең барлык классларында Халыкара урман көненә багышланган тематик дәресләр үткәрелде. Укучыларга үзләренең һөнәре турында Болгар урман хуҗалыгы урманчысы Виктор Тегулев сөйләде. Ә "Спас" дәүләт табигый заказнигы белгечләре Любовь Мурзак белән Артем Пигалев кошлар һәм табигать күренешләре турында викторина үткәреп, җиңүчеләргә тематик календарьләр бүләк иттеләр. Тугызынчы класс укучысы Егор Ефимов...
-
Компьютерны яхшы беләләр
Бу көннәрдә генә икенче мәктәп базасында үткәрелгән "Компьтер Land "Третий возраст" республика конкурсының беренче этабында Болгардан шәхси эшмәкәр Владимир Амосов һәм Никольск мәктәбе укытучысы Любовь Кузнецова җиңеп чыктылар. Конкурста компьютер белеменә Пенсионерлар берлеге программасы буенча махсус курсларда өйрәнүчеләр катнашты. Конкурста катнашучыларның күбесе төпле белем алган. Җиңүчеләр 5 апрельдә Казан шәһәрендә...
-
Балалар китабы атналыгы
Балалар китапханәсендә балалар өчен бәйрәм уздырылды. Ул Балалар китабы атналыгы башлануы уңаеннан үткәрелде, бәйрәм март аенда билгеләп үтелә торган Сергей Михалковның 100 еллыгына һәм Курчак театры көненә багышланды. Балалар игътибарына Михалков әсәре буенча куелган спектакль тәкъдим ителде, тамашада Ирина Юрченко, Анастасия Терехова, Данис Зиннәтуллин, Артур Иванов, Света Балашова катнашты. Укучылар...
-
Хәйриячеләрне котладылар
Красная Слобода авылында яшәүче күп балалы Склеренко гаиләсенә йөк һәм пассажирлар ташый торган "Фиат Дукато" микроавтобусы тапшырдылар. Бүләкне өченче көн "Хәйрияче-2012" республика конкурсында җиңеп чыгучыларны котлаганда Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткән тантанада бирделәр. Исегезгә төшерәбез, Гөлсәрия белән Владимир Склеренко гаиләсе ун бала тәрбияли,...