18 декабрь 2012 яңалыклары
-
Якташыбыз китабы
Казанның "Познание" нәшриятында якташыбыз, хәзерге вакытта Казан шәһәре прокуроры булып эшләгән Илдус Нәфыйковның "Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города" дигән китабы чыкты. Аны хәзерләгәндә җинаятьчел төркем эшләре буенча тикшерү- оператив хезмәткәрләр эшен оештыру һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклау органнары эшчәнлегенә юнәлеш бирү буенча практик тәҗрибәдән...
-
Конкурста сынатмадылар
Өчкүл мәктәбенең унберенче класс укучысы Никита Ганичев һәм Иж-Борискино мәктәбенең сигезенче класс укучысы Анастасия Бондаренко "Үткәннәргә сәяхәт" республика конкурсында икенче урынны алдылар. Никита укытучысы Евгения Сидорова җитәкчелегендә туган авылы буенча юлкүрсәткеч, ә Анастасия - ял көне маршруты (җитәкчесе Зинаида Мокшина) эшләгән. Конкурс яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган,...
-
Юбилейга чакырабыз
Безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасының чыга башлавына 95 ел тулу уңаеннан 21 декабрьдә тантаналы чара үткәреләчәк. Бу истәлекле датаны билгеләп үтү өчен халыкны сәгать 12гә район Мәдәният йортына чакырабыз. "Крестьянин" исемен йөрткән район газетасының беренче саны моннан 96 ел элек, нәкъ декабрь көннәрендә дөнья күрде. Юбилей тантанасында газетаның...
-
Район бюджеты кабул ителде
Өченче көн Спас район Советы 2013 елга һәм пландагы 2014-2015 елларга муниципаль берәмлек бюджетын кабул итте. Бу мәсьәлә буенча доклад белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Докладчы эшчәнлекнең төп төрләре буенча финанс операцияләрендә узып баручы елның ничек булуын, киләсе ел бюджеты турындагы мәгълүматларны яктыртты. Муниципаль берәмлекнең төп...
-
Наратларга тимәгез
Гилсинә Сибгатуллина, Полянка урта мәктәбе директоры, авыл җирлеге депутаты. Безнең авылдан ерак түгел генә үсеп утырган нарат посадкасына соңгы елларда бер дә тынгы юк. Идел суы агач тамырларын астан ашап, мәгърур наратлар суга авалар. Моннан тыш, агачларның бер өлешен корылык елында янгын юкка чыгарды. Ләкин табигать үз яраларын үзе дәвалый...
-
Һәрвакыт әзер торалар
Спас районы электр бүлгеч челтәрләре коллективы быел зур эш башкарды. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан да сынатмыйча эшлиләр.