Борынгы Болгар кунаклары
Узган сишәмбе көнне Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров булып китте.
Югары кунакны традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Ул зур кызыксыну белән Идел Болгарының ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесен, төньяк һәм көнчыгыш төрбәләрне, Җәмигъ мәчетне, археологик казу эшләрен, Кече манараны, башка...