13 декабрь 2013 яңалыклары
-
Гомер үткәне сизелми дә калган
Күптән түгел Өчкүл авылында яшәүче ирле-хатынлы Лифантьевлар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ярты гасыр тигез һәм тату яшәгән бу гаиләне авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр...
-
Салкыннар башлангач, янгын чыгу куркынычы арта
Янгын часте һәм район күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре көче белән үткәрелә торган "Торак-2013" профилактика операциясе тәмамланып килә.
-
Этләрнең дә булса төрлесе…
Әле күптән түгел генә алты яшьлек бер малайны эт тешләп, битенә шактый җәрәхәт салган. Бу хәл көндез Никольск авылында, кешеләр йөреп торган урамда булган. Ни өчен малайга гади авыл эте зыян китергән? Моның өчен кем җавап бирергә тиеш?
-
Тенниста – иң яхшылар
Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы финалының беренче этабында безнең район командасына өстәл теннисында уңыш күбрәк елмайды. Анастасия Фокеева, Александр Ермилин һәм Әхтәм Вәлиәхмәтов республика районнарыннан килгән унсигез команда арасында гомуми беренчелектә икенче урынны алдылар. Аларга кубок, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Бу ярышларда безнең районнан унтугыз кеше катнашты. Алар...
-
Әгәр ышанычны акламаса
Болгарда яшәүче илле өч яшьлек берәүне суд залында ук кулга алдылар һәм ирегеннән мәхрүм итеп, өч айга колониягә озаттылар. Моннан алда законсыз рәвештә утлы корал саклаган өчен аңа карата шартлы рәвештә ел ярым иреген чикләү турында карар чыгарылган була. Ләкин бу кеше даими рәвештә куелган тәртипне боза һәм шуңа күрә...
-
Мактаулы исем
ТР Президенты Указы нигезендә, Мәдәниятны үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле күпьеллык хезмәте өчен "Татарстан Республикасы Спас муниципаль киноучреждениесе" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Логинова Ольга Генриховнага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Яңа судья
Татарстан Республикасының Спас районы 1 нче суд участогына мировой судья итеп Юрий Викторович Баранов билгеләнде. Бу вазифага билгеләнгәнчегә кадәр ул озак еллар Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе булып эшләде.
-
Осталык өчен – дипломнар
Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Мария Сидорова белән Мария Буторова "Туган җирем - Татарстан" республика иҗат конкурсында катнашып, "Яхшы карар" номинациясендә дипломнарга лаек булдылар. Конкурс экология культурасы һәм тирә-як мохитны саклау елына багышланган. Ул халыкның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән уздырыла. Конкурсны оештыручылар...
-
Туган телне яхшы белә
Күптән түгел Актанышта үткәрелгән икенче республика фәнни-практик конференциядә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең унынчы класс укучысы Алсу Гәрәева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өченче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Татар теле секциясендә чыгыш ясаган Алсуның белеменә Казанның тел белгечләре югары бәя бирделәр. Аның җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзиевага Рәхмәт...
-
“Кадрлар резевы”нда катнашалар
Шәһәр урта мәктәпләренең өлкән класс укучылары Гөлгенә Мөхәммәдова, Анна Спирина һәм Анастасия Пенькова "Кадрлар резервы" дигән республика проекты сайлап алу турының өч этабын уңышлы җиңеп чыктылар. Безнең укучылар конкурста катнашуларын дәвам итәләр, алар анкета тапшыруны, тестларны һәм әңгәмәне уңышлы үттеләр. Финалга чыккан очракта аларга практик һәм башка биремнәрне, йомгаклау аттестациясеннән...
-
Район Советы утырышы була
Чәршәмбе көнне, 18 декабрьдә, район Советының чираттагы утырышы була. Депутатлар тикшерүенә 2014 һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына район бюджеты турындагы мәсьәлә чыгарыла. Сессия үз эшен район башкарма комитетының утырышлар залында сәгать 10да башлый.
-
Бездә санлы телевидение булачак
Әле шушы көннәрдә генә шәһәрдәге ретрансляторда 250 вольт куәткә ия булган санлы тапшыру җайланмасы эшли башлады. Әлеге җайланма телерадиосигнал бөтенләй булмаган яки начар кабул ителгән торак пунктларның бер өлешен югары сыйфатлы күрсәтү һәм тавыш системасына тоташтыру максаты белән урнаштырылды.
-
Яшь футболчылар – республика вице-чемпионнары
"Олимп" универсаль спорт залында Татарстан республикасы беренчелегенә хәлиткеч мини-футбол ярышында яшь футболчыларыбыз оста уен белән бергә чын ир-егетләр характерына ия булуларын ачык күрсәттеләр.