11 октябрь 2013 яңалыклары
-
Корбан бәйрәме белән!
15 октябрьдә бөтен мөселман дөньясы изге бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев район халкын Корбан бәйрәме белән котлый.
-
Хезмәте белән хөрмәтле
Яшь вакытта сайлаган һөнәргә гомер буе тугры калучы кешеләр бар. Людмила Шишкинаны да шундыйлар рәтенә кертергә була.
-
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә...
Каюм Нургалиев крестьян (фермер) хуҗалыгында үз эшен яхшы белгән механизаторлар һәм машина йөртүчеләр эшли һәм күбесе озак еллар буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Алар тырышлыгы белән хуҗалык проблемалары хәл ителә, алдагы көнгә ышаныч туа.
-
Киләчәккә ышаныч белән
Дала Йорткүлендәге Рузалия Минһаҗева хуҗалыгының көзге арыш басуына зур яшел келәм япканнар, диярсең. Иртәләрен уҗымнар өстеннән куе томан күтәрелгәндә, күңелдә киләсе уңышның да мул булачагына бер шик калмый.
-
Туган якны өйрәнүчеләр конференциясе
Балалар иҗат йорты һәм Болгар музей-тыюлыгы базасында Кама аръягы зонасының туган як тарихын өйрәнүчеләр һәм тарих укытучыларының фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциядә катнашучылар гражданлык шәхесе формалаштыруда социаль партнерлык проблемасы турында фикер алыштылар.
-
Техника төзек булса, эшләр җайлы бара
"Болгар Арыш" җәмгыятенең куәтле тракторлар комплексы механизаторлары кыр эшләре барышында 15-16 мең гектарга кадәр туфрак эшкәртәләр, моны 2-3 тапкыр башкарырга туры килә. Бу эшләрне югары җитештерүчән заманча техникадан башка башкарып булмас иде. Ләкин механизаторларның тырышлыгы, һөнәри осталыгы турында аерым әйтергә кирәк.
-
“Теремок” нәниләре сынатмый
«Теремок» балалар бакчасына йөрүчеләр балалар рәсемнәре сәнгатенең Бөтенроссия конкурсларында катнашып, еш кына җиңеп чыгалар яки призлы урыннарны яулыйлар. "Патшалар" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсында катнашып, Зарина Вәлиева, Диана Высокинская һәм Алена Зайцеваның пластилинография техникасында эшләнгән "Гүзәл патша кызы" дигән уртак эше һәм Михаил Поливаевның витраж техникасында иҗат ителгән эше "Кулдан ясалган...
-
“Укытучыңны котла!”
Балалар иҗат йортына йөрүчеләр укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан әнә шундый исем астында акция үткәрделәр. Укучылар шәһәр оешмалары буенча йөреп, урамнан үтүчеләрне туктатып, яраткан укытучысын электрон почта яки телефон аша котларга тәкъдим иттеләр һәм укучылар шәһәр халкына да, ветеран укытучыларга да күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
-
Чараларда актив катнашалар
"Экстремизмга - юк!" акциясе кысаларында кадет интернат-мәктәбендә төрле чаралар оештырылды. 5нче класстан алып 7нче класска кадәр укучылар "Планета дуслык өчен" рәсемнәр конкурсында катнашып, гади карандашлар яки буяулар ярдәмендә бу проблеманы ничек күзаллауларын, аны хәл итү юлларын сурәтли алдылар. Ә өлкән класс укучылары "Без - планетада тынычлык өчен!" хәрәкәтенә кушылдылар. Кадетлар...
-
Казанга бәйрәмгә бардылар
Районның бер төркем авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында үткән бәйрәмдә катнаштылар. Делегация составына район башлыгы Камил Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, "Востокзернопродукт "Болгар" ААҖ генераль директоры Айрат Гыйльмиев, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ленар Гыйниятуллин, Фәргать Мөхәммәтов...
-
Зур тәэсир калдырды
Үткән чәршәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигына Казанда эшли башлаган Евразия икътисад комиссиясе делегациясе килде.