6 декабрь 2019 яңалыклары
-
Ветераннар стартка чыкты
“Олимп” спорт комплексында ветераннар һәм пенсионерлар арасында “Озак яшәргә теләсәң!” дип исемләнгән район спартакиадасы булды.
-
Үз сүзендә тормый калмас...
Әле күптән түгел генә Иске Рәҗәп халкы үзләренең легендар якташлары, Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичеп кайткан һәм үзенең игелекле гамәлләре белән районда гына түгел, ә республика күләмендә танылу алган Зиннәтулла ага Гыйззәтуллинның 95 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.
-
Инвалидларны онытмыйлар
Иске Рәҗәп авыл җирлегендә инвалидларны бәйрәм белән котлап, аларга бүләкләр тапшырдылар.
-
Болгарда яшәүче хезмәт ветераны Надежда Никитинага туксан яшь тулды
Надежда Николаевнаны туган көне белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары котладылар.
-
Форум эшендә катнаштылар
Балалар иҗат йорты активистлары Валерия Морюхова белән Дарья Свистуленко Казанда узган доброволецлар форумында катнаштылар.
-
Коррупция турында – видеоролик
Тармак технологияләре техникумы студенты Егор Буторов “Иҗат коррупциягә каршы” республика конкурсында тамашачылар симпатиясе призына лаек булды.
-
Көчле рухлылар өчен – батырлык дәресләре
Ватан Геройлары Көне алдыннан Болгарның «Олимп» спорт залында Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына армия кул көрәше буенча регионара турнир узды.