4 октябрь 2013 яңалыклары
-
Гомеренең утыз елы мәктәптә үтә
Кузнечиха урта мәктәбенең химия һәм биология фәннәре укытучысы Александр Каштанов мәгариф системасында инде утыз елдан артык хезмәт куя. Аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарны алалар, экология буенча тикшерү эшләрендә катнашалар, БДИ тапшырганда да югары нәтиҗә күрсәтәләр. Быел Александр Петрович "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика грантына ия булды.
-
Бу тылсымлы музыка…
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә эстетик тәрбиягә зур игътибар бирелә. "Солнышко" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Инна Зеленовская бу эш белән байтак еллардан бирле шөгыльләнә.
-
“Ак бәхетләр сезгә телибез!”
Узган сишәмбедә, өлкәннәр көнендә, район Мәдәният йортында Пенсия фонды идарәсе һәм социаль яклау бүлегенең отчет концерты булды.
-
Активлыгы өчен
Татарстан Республикасы Көнен һәм балаларның җәйге ялын оештыру һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен "Болгар" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге директоры Любовь Вафина республиканың "Җәй" Үзәге Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Анапада узган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр ялының унсигезенче форумында тапшырдылар. Любовь Николаевна республика делегациясе составына кертелгән иде. Форум кысаларында җәйге каникулда...
-
Данила – Идел буе кубогында беренче!
Әле генә Ульяновск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе Кубогының III этабында Данила Вихлянский беренче урынны алды. Ул 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады, монда регионның өч дистәдән артык иң яхшы спортчысы көч сынашты. Беренче урынны алу өчен Данилага алты тапкыр җиңү яуларга туры килә. Көрәшләрнең кайберләре аеруча истә...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Спас район бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов "Актив хәрби-патриотик эш алып барган өчен" җәмәгать медале белән бүләкләнде. Аның Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларның язмышын ачыклау буенча актив эш алып баруы һәм "Мемориал" гомумроссия мәгълүматлар базасын тулыландыруга керткән зур өлеше шулай югары бәяләнде.
-
Нетбук бүләк иткәннәр
"Антошка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Алсу Сабирова "Оста куллар" ("Умелые ручки") журналы тарафыннан оештырылган "Ачык дәрес" республика конкурсында беренче урынны алды. Ул конкурска татар халкының милли традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән эш җибәрде. Бу максаттан Алсу Исмәгыйль кызы балалар өчен сабантуйлар, башка чаралар үткәреп, үсеп килүче буынны татар халкының бай...
-
Кадетлар акциядә катнаштылар
Кадет интернат-мәктәбе укучылары телевидениенең беренче каналында Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган "Всем миром" хәйрия марафонында катнаштылар. Бу эшне башта өлкән класс укучылары башлап җибәрде, аннары инициативаны башкалар да күтәреп алды. Нәтиҗәдә һәр класстан 4447 номерына ун һәм аннан да артык СМС-хәбәр җибәрелгән. Болар барысы...
-
Призер булды
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ Идарәсе Өлкәннәр көне уңаеннан оештырган пенсионерлар-машина йөртүчеләр конкурсында шәһәрдә яшәүче Геннадий Давыдов икенче урынны алды. Ярышка республиканың төрле районнарыннан кырыктан артык кеше җыелган. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча тест сорауларына җавап биргәннәр, каршылыклар куелган юлда йөрү осталыкларын күрсәткәннәр. Якташыбыз барлык биремнәрне уңышлы башкарып чыккан....
-
Совет утырышы чакырыла
Район Советының чираттагы утырышы 7 октябрьгә билгеләнгән. Депутатлар игътибарына район бюджеты һәм коррупциягә каршы эшчәнлеккә карата алдан кабул ителгән карарлар буенча үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында мәсьәләләр тәкъдим ителәчәк. Утырыш район башкарма комитеты бинасында, сәгать 10да башлана.
-
Үз эшенең остасы
Быел җәй Болгар санаторий мәктәп-интернатның чит телләр укытучысы Ирина Захарова Англиядә стажировкада булып кайтты. Бүген ул бу сәяхәттән алган тәэсирләрен хезмәттәшләре белән дә, укучылары белән дә теләп уртаклаша.