Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз

Быелгы кыш бигрәк үзенчәлекле килде, инде гыйнвар аена керсәк тә хәзергә кадәр каты салкыннарның булганы юк, шуңа күрә боз өстендә аеруча сак булырга кирәк.

Боз өстенең ышанычсыз урыннарында ярыклар хасил булган, өскә су чыккан. Бу балыкка баручылар, ял итүчеләр өчен куркыныч тудыра. Шушы сәбәпләрне исәпкә алып, елга һәм күлләргә баруны чикләргә кирәк.
Боз астыннан балык тотарга яратучыларга район янгын куркынычсызлыгы гарнизоны җитәкчесе Владимир Савельев, бозга кергәндә кайбер кагыйдәләрне нык үтәргә кирәклеген искә төшерә. Бу сезнең тормышыгызны куркыныч астына куймаска ярдәм итәр.
Беренче чиратта, аның ныклыгын тикшерергә кирәк. Бозның калынлыгы кимендә 7 сантиметр булса, ул бер кеше өчен куркыныч түгел. Бозның калынлыгы 15 сантиметрдан арткан чакта гына аннан җәяүләп чыгарга мөмкин, шундый ук бозда шугалак ясарга рөхсәт бирелә.
Боз аркылы чыкканда кешеләр йөргән сукмак буенча чыгу хәерлерәк, үзегез белән озын таяк алырга онытмагыз. Боз чатный башласа яки су бәреп чыкса, шунда ук ярга кире чыгарга кирәк.
Бозга шулай ук һава шартлары начар булганда (томан, буран вакытында), төнлә чыгарга, бер тирәдә берничә тишек тишәргә, бер урында кешеләр күпләп җыелырга, су катмаган урын тирәсендә балык тотарга ярамый. Сулыкларга барганда, үзегез белән 12-15 метрлы озын бау алырга онытмагыз.
Көтмәгәндә суга төшеп киткәндә, шунда ук өстегездә булган авыр киемнәрне, шул исәптән су тулган аяк киемнәрен салып ташларга, каушамаска һәм төпкә китмәскә тырышып, ярдәмгә чакырырга кирәк. Суда батмас өчен кулларны киң җәеп, боз кырыйларына тотынырга, боз кырыена күкрәк белән ятарга һәм чиратлап аякларны тартып чыгарырга кирәк. Башны су өстендә мөмкин булганча югары тотарга кирәк.
Бу кагыйдәләрне үтәгән очракта бозлы судан үзлегеңнән чыгарга яки кеше ярдәмгә килеп җиткәнче суда торырга була.
Билгеле булганча, бу якшәмбе көнне православие динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне күпләр су коену яки су алу максаты белән боз өстенә керәләр. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен бозга махсус билгеләнгән урыннардан гына керергә һәм гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев