Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Саклык чаралары күрегез

Яңа ел җитүен барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Әлбәттә инде, бәйрәм булгач, төрле чаралар да күп оештырыла. Аларны үткәргәндә билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Чыршы бәйрәмен бары тик ике эвакуацияләү юлы булган биналарда гына үткәрү рөхсәт ителә. Тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр булмаска тиеш. Дәүләт янгын күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре балалар һәм зурлар өчен барлык чараларны да икенче каттан югары булмаган һәм проектлау таләпләренә генә җавап бирүче бинада үткәрергә кирәклеген искәртә.
Чыршыны тотрыклы урнаштырырга кирәк, аның ылыслы ботаклары стена һәм түбә тактасына тиеп тормаска тиеш. Төрле төстәге җемелдәвек утларны элгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмагыз. Мәсәлән, чыршыга лампочкалары бер-бер артлы кабынучы 12 вольтлы гирлянда гына эленергә тиеш. Лампочкаларның куәте 25 вольттан артмасын.
Янгын куркынычсызлыгы сертификаты булмаган гирлянданы кулланмагыз. Төзексезлек ачыкланса (электр чыбыгы кызса, лампочкалар бер сүнеп, бер янып алса, очкын чыкса), гирлянданы электр челтәреннән алыгыз. Бәйрәмнәрне тәрәзәләре рәшәткә белән ябылган биналарда үткәрү, дугалы прожекторлар, шәм һәм шартлаткычлар куллану, фейерверклар ату, чыршыны целлулоид уенчыклар, шулай ук янгынга каршы состав белән эшкәртелмәгән марля яки мамык белән бизәү, балаларга тиз янып китүчән материалдан тегелгән костюмнар кидерү, бина эчен караңгылату өчен тәрәзә капкачларын ябу, рәт араларындагы керү-чыгу юлларын тарайту, өстәмә урындык һәм кәнәфиләр кую тыела. Биналарга тиешле нормадан артык кеше керт-мәүне контрольдә тотарга кирәк.
Бу таләпләрне мәктәп, балалар бакчалары, мәдәни-күңел ачу учреждениеләре җитәкчеләре мәҗбүри рәвештә үтәргә тиеш. Пиротехника продукциясе һәм электр гирляндаларын сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бу товарны янгын куркынычсызлыгы сертификаты һәм тәңгәллеккә туры килүче сертификат булганда гына сатарга яравы турында исләреннән чыгармасыннар иде. Пиротехниканы бары тик махсус бүлекләрдә (секцияләрдә) генә сатарга ярый. Бу очракта да әлеге бүлекләр эвакуацияләү юлларына комачауламаска тиеш. Бүлекләрне башкалардан янгынга каршы стеналар белән бүлеп алырга, пиротехниканы металл шкафларда гына сакларга киңәш ителә.
Әлеге чараларны үтәгәндә генә бәйрәмнең яме китмәс, көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга юл куелмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев