Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Рөхсәтсез агач кисү күпме тора?

Бәйрәм алды көннәре гадәттә мәшәкатьле була. Ә менә "Болгарлес" дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре бу көннәрдә чыршы һәм наратларны рөхсәтсез кисүдән саклау белән мәшгуль. - Чыршы, наратларны законсыз кисү кебек күңелсез хәлләр бездә ел саен кабаталанып тора, - дип урманчылык директоры урынбасары Евгений Мулинов. - Ул быел да кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә...

Бәйрәм алды көннәре гадәттә мәшәкатьле була. Ә менә "Болгарлес" дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре бу көннәрдә чыршы һәм наратларны рөхсәтсез кисүдән саклау белән мәшгуль.
- Чыршы, наратларны законсыз кисү кебек күңелсез хәлләр бездә ел саен кабаталанып тора, - дип урманчылык директоры урынбасары Евгений Мулинов. - Ул быел да кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә ылыслы яшь агачларны рөхсәтсез киселүдән саклау өчен катгый чаралар күрдек. Аерым алганда, Яңа ел символы булган, һәр өйдә куела торган чыршы һәм наратларны саклау максатында, урманчылык һәм эчке эшләр хезмәткәрләренең бергәләшеп патрульләргә чыгу графигы һәм маршруты расланды.
Тик урманнарны ничек кенә сакласак та, чыршы һәм наратларны законсыз рәвештә киселүдән саклап калуы читен, чөнки аларны түләмичә генә алырга теләүчеләр шактый була. Чыршы һәм наратларны рөхсәтсез кискән өчен штрафның күләме уртача 2648 сум булуын да истә тотарга кирәк. Моннан тыш, 3000 сум күләмендә административ штраф түләргә туры киләчәк. Шулай итеп, урманга чыгып, чыршы кискәнче, моның күпмегә төшәсен яхшылап уйларга кирәк. Агачны базардан сатып алу зур штраф түләүдән күпкә очсызга төшә.
Узган еллардагы кебек, чыршылар һәм наратлар бәйрәм көннәре алдыннан шәһәр базарында, "Магнит" кибете янында, шулай ук "Болгарлес"ның үзендә сатылачак.
Фотосы http://neudoff.net/blog/raznoe/chto-za-novyj-god-da-bez-yolochki/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев