Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Пиротехника белән сак булыгыз!

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан пиротехниканы кулланганда иминлек кагыйдәләрен саклау мәсьәләсе аеруча мөһим.

Сергей Шалашов,
Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе.
Әле кайчан гына Яңа ел бәйрәмнәрендә традицион хлопушкалар һәм бенгаль утлары гына кулланалар иде. Аларга алмашка шактый куркыныч пиротехник уенчыклар: петардалар, фейерверклар, ракетницалар килде. Боларны кулланганда, мондый әйберләрне урамда гына шартлатырга яравын онытмаска кирәк.
Бәла-казаларны булдырмас өчен, түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк.
Сатып алынган пиротехниканың инструкциясен өйрәнмичә куллану, хлопушка һәм бенгаль утларыннан башка, пиротехниканы кулда яндыру катгый тыела. Аларны кабызганнан соң, ике минут үтмичә яннарына килергә ярамый. Лоджия һәм балконнардан салют бирү тыела. Пиротехника әйберләре юешләнсә, аларны җылыту батареялары, җылыткычлар һәм мичтә киптерергә ярамый.
Пиротехника сатып алганда, беренче чиратта тиешле сертификатын яки янгын куркынычсызлыгы сертификатын тикшерегез, рус телендә инструкцияләре бармы, куллану срогы күрсәтелгәнме - шуларга игътибар итегез. Шулай ук аларның тышкы халәтенә дә карагыз. Пиротехника таушалган, юешләнгән, корпус яки фитиле зарарланган булса, мондый әйберләрне кулланырга ярамый.
Исегездә тотыгыз, пиротехника составына кергән яна торган матдәләр һәм дары тиз кабынып китүчән һәм саксыз кыланганда алар кабынып китеп, янгын яки травмага китерергә мөмкин.
Боларның барысыннан да чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: пиротехника белән никадәр сак булсагыз, бәйрәм көннәрендә кәефегез дә шулкадәр әйбәтрәк булыр.
Фотосы http://vse35.ru/news/detail.php?eid=566589&sid=9774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев