Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

“Наркоконтроль тыңлый!”

18 марттан 28нә кадәр Татарстанда "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!"Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы үткәрелә.

Әлеге акция алтынчы ел оештырыла һәм ул наркомания проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, наркотиклар тозагына эләгүчеләргә булышу, наркотиклар сатучыларга һәм наркопритоннар тотучыларга карата түзеп тормаслык шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Практика күрсәткәнчә, кешеләр наркотиклар таратуга җитди борчылу белдерәләр һәм Идарәнең "ышаныч телефоны"на үзләренә билгеле булган наркоҗинаять фактлары турында хәбәр итәләр.
Акция барышында теләгән бөтен кеше наркоконтрольнең "ышаныч телефоны"на шалтырата һәм наркомания проблемасына кагылган сораулар бирә ала. Наркоконтроль хезмәткәрләреннән башка, аларның сорауларына сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәясәте, наркоманияне профилактикалау, дәвалау һәм наркобәйлелекне реабилитацияләү тармагы белгечләре, җәмәгать һәм дини оешма белгечләре җавап бирәчәк. Сорауларның берсе дә җавапсыз калмас. Барлык мәгълүматлар җентекләп тикшереләчәк һәм тиешле чаралар күреләчәк.
Шуны да әйтергә кирәк, наркотикларның законсыз әйләнеш фактлары турындагы хәбәрләрне наркополиция хезмәткәрләре һәр көнне кабул итәләр. Бер генә хәбәрнең дә игътибарсыз калганы юк. Закон нигезендә, аларның барысы да тикшерелергә тиеш. Үткән ел гына да акция барышында наркоконтрольнең "ышаныч телефоны"на 465 тапкыр шалтыраттылар, аларның яртысыннан артыгы наркотик кулланучыларны дәвалау һәм реабилитация мәсьәләләре турында иде. Наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне сату буенча да 141 хәбәр алынды. Наркоконтроль идарәсе бу көннәрдә 102 җинаять эше ачты һәм административ хокук бозулар турында 77 протокол төзеде.
Мәсәлән, Түбән Камада бер сизгер кешенең шалтыратып хәбәр итүе тарта торган катнашмалар сату белән шөгыльләнүче җинаятьчел группаны бетерергә ярдәм итте. Алар наркоконтроль хезмәткәренә ТМСР-018 дигән наркотик матдә сатарга маташканда тотылдылар. Бер тоткарланучының фатирын тентегәндә 700 граммнан артык синтетик наркотиклар табылды.
Бөгелмәдә яшәүче бер хатынның шалтыратуы нәтиҗәсендә марихуана сатучы ир кешене тоттылар. Тоткарланучының үзе дә наркотик кулланган булуы сизелеп торды, моны медицина тикшерүе дә раслады. Аның өендә тентү үткәргәндә 1,5 килограмм марихуана табалар. Хәзер ул 10 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Кешеләрнең уяулыгы нәтиҗәсендә наркопритоннарны һәм закон бозучыларны юк итүнең бу әле ике генә мисалы.
Наркотиклар сатылган җирләрдә һәр кешегә куркыныч яный. Ни кызганыч, хәзерге вакытта ул шулкадәр киң таралды ки, хәтта киләчәгебезгә куркыныч яный. Бу чаралар ешрак үткәреләчәк, чөнки без бергә генә "21 гасыр чумасына" каршы тора алачакбыз.
Сораулар һәм хәбәрләр тәүлек буе менә бу "ышаныч телефоннары" буенча кабул ителә: (843) 274-30-30, 273-43-45.
Россиянең Татарстан буенча УФСК Пресс-группасы (тел.: 274-31-65).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X