Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Коньяк һәм аракы урынына...

    Агымдагы елда безнең районда суррогат алкоголь продукциясе белән агуланып үлүнең ике очрагы теркәлгән. Бу турыда безгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай териториаль органы хезмәткәрләре хәбәр итте. Бу оешманың эшендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен тикшерү - төп юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан Казахстан Республикасыннан кертелгән продукциягә аерым игътибар бирелә. Фактлар...

    Агымдагы елда безнең районда суррогат алкоголь продукциясе белән агуланып үлүнең ике очрагы теркәлгән.
    Бу турыда безгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай териториаль органы хезмәткәрләре хәбәр итте. Бу оешманың эшендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен тикшерү - төп юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан Казахстан Республикасыннан кертелгән продукциягә аерым игътибар бирелә. Фактлар күрсәткәнчә, мондый продукция еш кына лицензиясез сатыла, шулай ук аның маркировкасы һәм тиешле документлары булмый. Продукциясе легаль рәвештә сатылмау бер нәрсә, экспертиза күрсәткәнчә, фальсификацияләнә дә. Мәсәлән, коньяк дип буяулар һәм тәмләткечләр кушылган су-спирт эремәсе, ә аракы рәвешендә - составында ацетон булган спиртлы эчемлек сатыла. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тагын бер кат кисәтә: мондый продукцияне куллану кешенең гомере һәм сәламәтлеге өчен зыянлы һәм спиртлы эчемлекләрне сатып алганда икеләтә сак булырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: