Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Боз әле ныгымаган

15 ноябрьдән Татарстанда су өстендә иминлек ае игълан ителде. Боз ката гына башлаган вакытта боз өстенә керүнең куркыныч булуын беренче чиратта кышкы балык тоту белән шөгыльләнгән кешеләргә, тимераякта шуарга яраткан балаларга онытмаска кирәк. Ел саен кешеләр боз өстендә куркыныч хәлдә кала, һәлак булу очраклары да бар. Тик тормыш күрсәткәнчә, бу...

15 ноябрьдән Татарстанда су өстендә иминлек ае игълан ителде.
Боз ката гына башлаган вакытта боз өстенә керүнең куркыныч булуын беренче чиратта кышкы балык тоту белән шөгыльләнгән кешеләргә, тимераякта шуарга яраткан балаларга онытмаска кирәк. Ел саен кешеләр боз өстендә куркыныч хәлдә кала, һәлак булу очраклары да бар. Тик тормыш күрсәткәнчә, бу сабакларның файдасы юк, чөнки ел саен кешеләр бозның ныгып җитүен көтмичә, боз өстенә керә башлыйлар.
Шуңа күрә 2014 елның 3 августында республиканың административ кодексына үзгәртүләр кертү турында ТР Законы үз көченә керүен искәртеп үтәргә кирәк. Аның буенча, норма таләпләренә туры килмәгән боз өстенә кергән өчен кисәтү яки административ штраф салу күздә тотыла. Бу штрафның күләме гражданнар өчен - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, урындагы затларга - 5000 сумнан 7000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумнан 70000 сумга кадәр. Кешеләргә бозга аның калынлыгы 7-10 сантиметр, снегоходлар белән (0,25 т) - 12 сантиметр, җиңел машиналар белән (0,8 т) - 20-30 сантиметр, йөк машиналар белән (3,5 т) 30-38 сантиметр булганда гына керү рөхсәт ителә.
Айлык барышында МЧС, полиция һәм башка ведомство хезмәткәрләре кышын балык тотарга яратучылар бозга чыга торган урыннарны патрульләр белән тикшерәчәк. Шулай да беренче чиратта үз иминлегегез турында үзегез кайгыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев